Туган як

Уңай үзгәрешләр

Эш сәфәре вакытында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин Түбән Кама кадет корпусына килеп киткән.

Түбән Кама районы хәрби комиссары Фәрид Миңгәрәев белән ул урам территориясен, плацны, кабинетларны карап чыккан, хәрби хезмәт нигезләре кабинетына югары бәя биргән. «Тормыш алга бара. Кадетлар Кораллы Көчләрдә булган үзгәрешләрдән хәбәрдар булырга тиеш. Корпуста уңай үзгәрешләр, җитәкчелекнең моның өчен күп нәрсә эшләвен күрәм», – дигән Сергей Погодин. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: