Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тюбинг алып булмаячак

Түбән Кама муниципаль районы башкарма коми-теты җитәкчеләре эчке эшләр идарәсе хезмәткәр-ләре белән тюбингларны арендага бирү урыннарын тикшергәннәр.

Дүрт пунктта да җитешсезлекләр булуы ачыкланган. Сүз Ильинка тукталышы янындагы тау турында бара. Бу урында бик күп куркыныч тәртип бозулар ачыкланган. Нәтиҗәдә, анда тюбинглар башка бирелмәячәк.
– Тюбингларны автомо-бильләрдән биргәннәр. Кур-кынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен тикшерүче инструкторлар булмаган, тау тиешенчә ясалмаган, шуңа күрә эшләрен туктаттык, – дип аңлаткан муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәйдуллин.
Кагыйдәләргә килгәндә, тау авышлыгы 20 градустан артмаска, трамплиннар булмаска тиеш. Еш кына бала утырган тюбингны транспортка беркетәләр. Ә бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев