Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тырышлыкның татлы җимешләре

Кызыл Чапчак авылында яшәп, җиләк-җимешләр үстерү белән шөгыльләнүче бер тырыш гаилә турында язмакчы булам сезгә. Алар – ирле-хатынлы Алсу һәм Равил Бәдретдиновлар.

Гаилә башта Түбән Камада яши. Ләкин моннан дүрт ел элек, әниләре авырый башлагач, авылга кайтырга мәҗбүр булалар. Кулы хезмәт сөйгән кеше үзенә шөгыльне кайда да бик тиз таба. Бәдретдиновлар йорт яны бакчаларында җиләк үстерә башлыйлар. Тырышып эшләгәндә җиләктән мул уңыш алырга мөмкин икәнен аңлыйлар. Әниләре вафат булгач, бу эшкә ныклап керешәләр: җир участогы алып, анда да җиләк утырталар. Моның өчен Венгриядән яхшы сортлы җиләк үсентеләре кайтарталар һәм, тәвәккәлләп, эшләрен башлап җибәрәләр. Утыртышырга авылдагы хатын-кызлар да ярдәмгә килә.
Җиләк үстерү бит ул яшь бала тәрбияләгән кебек, бертуктаусыз хезмәт сорый. Барысына да үз көчләре белән ирешәләр. Тырышлыклары бушка китми, быел җиләктән мул уңыш җыеп алганнар. Киләчәктә җирләрен киңәйтеп, җиләкне тагын да күбрәк утыртырга һәм яхшы сортлы агач үсентеләре дә юнәтеп, алма, груша, слива кебек җимешләр үстерергә ниятлиләр. 
Аларның ике уллары, сигез оныклары бар. Әти-әниләренең күркәм эшләре аларга да үрнәк булмыйча калмас.
Сәнирә МОТЫЙГУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев