Туган як

Тыныч тормышка сөенеп яши

Минем каршымда сугыш афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән тыл ветераны Нурлыхода апа Сәхапова утыра. Хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә-төшерә, ашыкмыйча гына сөйли ул. Түбәндә аның истәлекләрен бәян итәм.

– Гаиләдә без өч бала идек: ике абыем һәм мин. Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Олы абыем сугышка кадәр өйләнде, сугышның башланган көненнән үк фронтка китте дә, кайта алмый үлеп калды. Кече абыем авырды, аны Казан шәһәренә хастәханәгә салалдылар, авыруы җитди булган күрәмсең, ул шунда үлде, – дип сөйли Нурлыхода апа.
Ил өчен авыр көннәр башлана, бар булганны фронтка озаталар. Ирләр эше дип тормыйлар, тылда калган хатын-кызлар, бала-чагалар барысы да җиңү өчен тырышып эшлиләр. «1942 елны безне авыл Советы карары белән авылдан 6 кызны – Фаизә Хафизова, Миңнурый Гәбдрәхманова, Әкрәмә Гыйниятуллина, чуваштан ике Екатерина һәм мине комбайнчылыкка укырга җибәрделәр. Басу капкасыннан ары чыкмаган 16 яшьлек кызлар 100 чакрым ераклыкта урнашкан Алабуга шәһәренә укырга киттек», – дип искә ала уйлары белән шул елларга кайткан Нурлыхода апа.
Укып бетереп кайткач, аларның һәрберсен Кызыл Чапчак авылында урнашкан МТСтан комбайнга беркетеп, якын тирәдәге авылларга эшкә җибәргәннәр. Нурлыхода апа үзе ике ел Шакшын поселкасында, бер ел Ширәмәт авылында, бер ел үзләренең авылында, бер ел Уратма башында эшләгән. Басуда көлтәләргә җыеп куелган икмәкне суктырыр өчен, комбайнга этеп кертеп торырга кирәк була.
Сугыш тәмамлангач, авылга исән калган ир-атлар кайта, хатын-кызларга бераз эш җиңеләя. Ләкин комбайнчы кызлар үз эшләрен әле дәвам итәләр.
– Нурлыхода апа, ә тормышка кайчан чыктың? – дим.
– 1947 елның 22 нояберендә, ике генә йорт аркылы торган Фәйзерахманга кияүгә чыктым. Без күршеләр генә яшәгәнбез югыйсә, сугышка хәтле мин аны күргәнем булмады.
Сәхапов Фәйзерахман абый сугышка 1942 елда алына. Илебезне герман гаскәрләреннән азат итә-итә ул Берлинга чаклы барып җитә. Бик күп медальләргә лаек була авылдашыбыз. Сугыш беткәч тә илебезнең чикләрен сакларга кирәк була, Фәйзерахман абыйны да тиз генә кайтармыйлар. Ул туган авылына 1947 елның апрель аенда гына кайта. Җир эшен сагынып кайткан егетне Кызыл Чапчак авылында урнашкан МТСка тракторлар бригадасына бригадир итеп билгелиләр.
Тормыш дәвам итә: көндез – эштә, ә кичләрен клубка «вечер»ларга җыела авыл яшьләре. Көндез басуда комбайнда эшләгән, кичке уенда иң оста биюче һәм җырчы кызны Фәйзерахман кулдан ычкындырмый, бик тиз генә үзенә мәңгелек яр итеп сайлап ала. Яшь килен төшкән йортта иренең сеңлесе, энесе дә була. Каенсеңлесе Хөмәйрә апа шул елны кияүгә чыга.
Тыныч тормышка сөенеп ныклы гаилә булып яши Сахаповлар. Нигезнең ныклыгы булып, йортта биш малай дөньга килә. Кайнанасы 1950 елда үлә, иренең авыру энесен 8 ел тәрбияли. Каен энесен җирләгәч, Нурлыхода апаның үз әнисен дә сыендыра әле бу киң күңелле гаилә, 1980 елда аны җирлиләр.
Тормыш үз агымы белән ага, малайлар бер-бер артлы өйләнеп башка чыгып китә торалар. Ләкин сугышта күргәннәр эзсез калмый, яңа гына пенсиягә чыккан Фәйзерахман абый чирләп, матур гына барган тормышны калдырып, мәңгегә күзләрен йома. Бүгенге көндә авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Сахапова Нурлыхода апа кече улы Рәис һәм килене Мәдинә белән төп йортта яши.

Ләйлә Әгъзәмова, Түбән Уратма авыл китапханәчесе

Нурлыхода Сәхапова улы Рәис һәм килене Мәдинә белән / Л. Әгъзамова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: