Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тын да алмыйча карадылар

Каенлы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына моңаеп өйдә утырырга ирек бирми. Ел буе матур концертлар, әдәби кичәләр, спектакльләр була, урам концертлары шаулап-гөрләп бара. Мәдәният йортында эшләп килүче халык театры быел «Идел-йорт» төбәкара халык театрлары фестивалендә катнашты.

7 апрельдә Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» исемле 2 пәрдәле моңсу комедиясен тәкъдим иттек. Казан комиссиясе карарга килү сәбәпле, спектакльнең куелу сәгате иртәнге якта булды. Шулай булуга карамастан, зал халык белән тулы иде. Каенлы халык театры чыгышы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде. 
Вакыйга Чаганлы исемле ташландык авылда бара. Әсәрдә караучысыз калган ялгыз карчыклар тормышы сурәтләнә. Карчыклар олы яшькә җитсәләр дә, татар халкының йолаларын югалтмау, авылны яшәртү, яшәтү хыялы белән яналар. Язмышлары, характерлары төрле булган авыл әбиләрен ялгызлык берләштерә... Бик тәрбияви әсәр, олы кешегә генә түгел, мәктәп балаларының күңеленә дә бик хуш килде. Артистларыбыз образларын ача белделәр, үзләре шунда кереп китеп, шулкадәр килештереп уйнадылар. Халык тын да алмый спектакль карады, олы яшьтәге тамашачы күз яшьләрен тыя алмады.
Халык соравы буенча спектакльне 17 апрельдә кабатлап күрсәттек. Ул көнне дә халык алкышларга күмде. Спектакльдә төрле һөнәр ияләре катнашты. Авылыбыз артистлары –авыл Советы сәркатибе  Гүзәлия Садыйкова (Хәерниса), мәдәният йорты директоры Фәүзия Әхмәтшина (Гатия), китапханәче Флера Гарипова (Сылубикә), урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Илсөя Сәхәбиева (Разия), җырчы якташыбыз Айзат Шәйхетдинов (Маннур), 3 класс укучысы Ильяс Кәлимуллин (Альберт), химия-биология укытучысы Рита Әхмәтова (шәфкать туташы), биюче кызлар – Алия, Адилә, Ариадна, Чулпан катнаштылар, ә үземә Әсмабикә ролендә уйнарга туры килде. Спектакльдә катнашкан барлык артистларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар, авыр хезмәт көненнән соң, көн дә кичләрен мәдәният йортына килеп, айлар буе роль өйрәнеп, халыкка нинди матур тамаша бүләк иттеләр. Һәрбарчабызга исән-сау булып, күкләребез аяз, дөньялар тыныч булып, киләчәктә дә берсеннән-берсе матур, мәгънәле спектакльләр куеп, халкыбызны сөендерергә язсын. Халык белән бергә гомер кичкән театрны илкөн олылар.    
Разия ЯКУПОВА,
Каенлы мәдәният йорты  халык театры режиссёры.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев