Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тыңларга да була

Россия Пенсия фонды сайтындагы тавыш ассистенты хезмәтеннән файдаланыгыз.

Хәзер Россия Пенсия фондының www. pfr.gov.ru рәсми сайтында басылган барлык мәгълүматны гражданнар укый гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы. Текстны тыңларга теләүчеләр «Начар күрүчеләр өчен» дип язылган менюны ачарга, моның өчен битнең өске өлешендәге «АА» төймәсенә басарга тиешләр. Аннары текстның үзегезне кызыксындырган өлешен билгеләгез һәм «Яңгыратырга» төймәсенә басыгыз. Тавыш ассистенты сөйләм барышын туктатырга, билгеләнгән текстны кабаттан тыңларга мөмкинлек бирә, яңалыкларны һәм мәкаләләрне генә түгел, кыска текстларны да (сайт бүлекләре исемнәрен, битләр тәртибен һ.б.) «әйтеп» бирә. Компьютерда браузер һәм антивирус дөрес көйләнгән булырга тиеш, юкса тавыш ассистенты сөйләүдән «баш тартачак».

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев