Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тырышсаң була икән...

Исегеәздә булса, әле күптән түгел генә "фура"лар хуҗаларына салым салыначагы хакында язган идек. Бу закон белән ризалашмыйча, йөк машиналары олы юлларда "бөке"ләр ясаган иде. Алар теләкләренә иреште: РФ Президенты Владимир Путин авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итү тәкъдимен гамәлгә ашырырга боерды. Шулай итеп, Россия Хөкүмәте быелның...

Исегеәздә булса, әле күптән түгел генә "фура"лар хуҗаларына салым салыначагы хакында язган идек. Бу закон белән ризалашмыйча, йөк машиналары олы юлларда "бөке"ләр ясаган иде. Алар теләкләренә иреште: РФ Президенты Владимир Путин авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итү тәкъдимен гамәлгә ашырырга боерды.
Шулай итеп, Россия Хөкүмәте быелның 1 апреленә кадәр әлеге тәкъдимне җиренә җиткереп башкарырга тиеш була. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә. Моннан тыш Министрлар Кабинеты юл фонды кеременең күпмегә кимүен һәм компенсациянең башка чыганакларын ачыкларга тиеш булачак икән. Менә бит, тамчы тамып боз тишә, ди халык. Ә без һаман торак-коммуналь хуҗалыкның мәңге туймас тамагын туйдырырга азапланабыз...
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X