Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Туй киемендә

Россия гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең (ЗАГС) 100 еллыгы уңаеннан узачак бәйрәмдә катнашырга мөмкин булачак. Чара 13 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында булачак. Килгән парлар (яңа гына өйләнешүчеләр дә, берничә ел элек гаилә коручылар да) туй киемендә булырга тиеш. Гаризалар 9.00 - 18.00 сәгатьтә 43-19-40 номеры аша кабул ителә....

Россия гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең (ЗАГС) 100 еллыгы уңаеннан узачак бәйрәмдә катнашырга мөмкин булачак.
Чара 13 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында булачак. Килгән парлар (яңа гына өйләнешүчеләр дә, берничә ел элек гаилә коручылар да) туй киемендә булырга тиеш. Гаризалар 9.00 - 18.00 сәгатьтә 43-19-40 номеры аша кабул ителә.
Бәйрәм кысаларында, шул ук көнне туй йолаларына багышланган ретро күргәзмә ачылачак. Биредә кияү һәм кәләшнең туй киемнәрен, бутоньеркаларны, машинага куелган курчакларны, бокалларны, эшләпәләрне, оригиналь фатаны, аяк киемнәрен, перчаткаларны, туй альбомнарын, чакыру открыткаларын һ.бны күрергә мөмкин булачак.
Түбән Кама гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчелеге экспозицияне тулыландыру өчен гаилә архивларында сакланучы әйберләрне китерүне сорый. Күргәзмә узгач, алар хуҗаларына кайтарылачак. Туй көнендә һәм аннан соң 25-50 ел узгач, бала туу таныклыгын тапшырганда төшкән фотолар булса да әйбәт. Бәлки РСФСР гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләренең күкрәк билгеләре һәм ленталары да бардыр? Экспонатлар Яшьлек урамындагы 6б йортның (ЗАГС) 4нче бүлмәсендә кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 43-09-00 номеры аша алырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев