Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тулысынча бетерү – катлаулы эш

Күзәтүче органнар Прости авылы янындагы чүплектә чыккан янгында «Нефтехимагропром» компаниясен гаеплиләр. Штраф та салып өлгергәннәр. Әмма компания үзен гаепле дип санамый.

«Нефтехимагропром» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкиле әйтүенчә, хәзерге вакытта чүплекнең хуҗасы башка. Ник дигәндә, полигон узган елның 19 октябрендә яна башлаган, ә аренда вакыты 29 апрельдә үк чыккан. Башкарма комитет аренданы озайтудан баш тарткан. Бирелгән җирне дә чәчү өчен генә файдаланганнар, янәсе, чүплекнең анда булганын башта белмәгәннәр дә. 
Әмма компаниянең бөтенләй җыелмый калган уңышы аренда вакытын озайткан, имеш. Шуңа күрә хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, Россия табигать күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча хезмәтенең, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең суд дәгъвалары нәкъ менә «Нефтехимагропром»га җибәрелеп кенә тора. Һаваны пычраткан өчен 180 мең сум штраф та билгеләнгән. Аның күләме артырга да мөмкин, чөнки полигондагы чүп һаман пыскып ята. Ә бу бик куркыныч. 
Ноябрьдә белгечләр «кыш җиткәч, кар катламы утка һава кертмәс» дисәләр дә, көчле җил чыгу белән, 9 гыйнварда чүплек кабат яна башлаган. Явып торган кар да ярдәм итә алмаган. Ялкынны чүплеккә туфрак сибеп кенә сүндергәннәр.
Полигон янында көн саен махсус техника һәм кешеләр дежур тора. Бәладән аны тулысынча бетереп кенә котылып булачак, әмма бу  – бик катлаулы эш һәм 100 миллион сум тирәсе булган зур чыгымнар сорый. 
Янгын вакытында кайбер кешеләр шәһәргә туганнары янына китә ала. Ә андый мөмкинлекләре булмаганнар авылда калырга мәҗбүр. Дөрес, Прости халкы әйтүенчә, төтен исе юк диярлек, җилле көннәрдә генә була.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев