Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тулы куәт белән эшлиләр

Түбән Камада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты кысаларында эш дәвам итә, ә кайбер урыннарда инде ул ахырына да якынлаша.

Мәсәлән, Чәбия урамында «Алексеевскдорстрой» подрядчы оешмасы көче белән асфальт җәелгән, бордюрлар куелган, юл билгеләре урнаштырылган. Октябрьнең 50 еллыгы урамында тротуарны төзекләндерергә, машина юлында асфальт җәяргә ниятлиләр.
Җиңүнең 30 еллыгы урамында да шактый эш башкарылган. «Милли проект» кысаларында Тынычлык һәм Фикърәт Табиев урамнарын тоташтыручы юлга капиталь ремонт ясалган. Хәзерге вакытта анда тротуарлар яңартыла, юл билгеләре, светофорлар урнаштырыла.  
Исегезгә төшерәбез, быел яңа проект кысаларында шәһәребезнең биш участогы тулысынча яңартылачак. Бу максатка Татарстан һәм Россия бюджетыннан 480 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев