Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тукай өндәүләрен тыңлап...

Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: Тукай шәхесе елдан-ел безгә якыная гына. Аңа булган мәхәббәтебез артканнан-арта бара.

Без, өлкән яшьтәге кешеләр, Габдулла Тукайның «Эшкә өндәү» шигырен яхшы истә калдырдык, үгетләрен дә тыңлыйбыз. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында ел саен өмәләр үткәрәбез. Менә традиция буенча, быел да, җиденче ел рәттән, без, «Берегиня» клубы пенсионерлары, Г.Тукайның туган көне алдыннан паркны яңарттык һәм матурладык. Андагы сыннарны чистартып юдык, кар өемнәрен тараттык. Җыелган чүбе 15 капчык булды. Алдагы көннәрдә бозылып торган һава әйбәтләнде. Кояш та көлеп, дәрт биреп торгандай булды. Шуңа күрә эшләү дә җиңел иде.
Ә 25 апрельдә Красный Ключтагы китапханәдә 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары катнашында «Мәңге яшьни яшь Тукай» дип исемләнгән кичә үткәрдек. Зал туп-тулы булуы шатландырды.
«Берегиня» клубы пенсионерлары Альфред Кәримов, Земфира Рәхимова, Лиюзә Хәбибуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрьләре Анастасия Усачева, Рәфыйк Әхмәдиев, Ралия Кәримова Тукайга багышланган соңгы шигырьләрен сөйләделәр. Җырчы һәм композитор Илшат Хәбибуллин үзенең моңлы, йөрәккә ята торган җырларын башкарды.
Бу көнне кичәбезне ямьләндергән тагын бер чара үткәрелде. Шәһәребезнең танылган шагыйрәсе Рәмзия Вәлиеваның иҗат кичәсе узды. Аңа күп җылы сүзләр әйтелде, шигырьләре сөйләнде. Чара бик күңелле һәм файдалы үтте. Аннары без, татарларга хас булганча, кунакларны чәй һәм тәм-томнар белән сыйладык.    
Земфира РӘХИМОВА,
«Берегиня» клубы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев