Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тукай исеме – мәңгелек

Узган гасыр башындагы борылыш чорында Тукайны борчыган сораулар бүген дә актуаль. Менә шуның өчен без бүген тагын Тукайга мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Тукай иҗатында, аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә Тукай безгә һәрчак якын. Бөек шагыйребез иҗатында туган иленә, халкына хезмәт итү, ирек, бәхет төшенчәләрен әйдәп бару чагыла. Ул үзенең шәхси бәхетен шунда күрде.
– Бәхетлемен 
                 шушы хәлдән,
бүтән бер хәл дә
                      көтмимен.
Шушы юлдан ризамын,
                              башка
төрле юл да 
               тотмыймын, –

дигән сүзләре шагыйрь рухының тарихи оптимизмын һәр яңа буынга җиткереп тора.
Бүген Тукайны яңача өйрәнү, аның иҗатына бүгенге көн таләпләреннән чыгып якын килү, татар  милләтен дөньяның башка халыклары арасында тигез хокуклы, җитлеккән, дәрәҗәле һәм  мәртәбәле милләт итеп таныту кирәк. Чөнки һәр милләт турында барыннан да элек аның Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури һ.б. кебек олы шәхесләрен истә тотып фикер йөртәләр. Без XX гасырда Тукай белән яшәдек, XXI  гасырга да Тукай белән  атлап кердек.
Тукай мирасы яшәгәндә – милләтебез дә яшәр, татар халкы милләт булып яшәгәндә – Тукай да яшәр. Тукайны өйрәнү, иҗатының әлегә билгеле булмаган якларын ачу, аны зурлау, аның бөеклеген буыннан- буынга җиткереп бару – галимнәребезнең, әдәбият белгечләре, дин әһелләре һәм укытучыларның изге бурычы.
Дөньяви һәм гамәли моң-гүзәллекне һәр буын рухына тәңгәлләштергән татар шагыйрьләреннән иң даһие, әлбәттә, Г.Тукай. Дөрес, ул бервакытта да үзенә лаеклы бәяне алмады. Әйтик, элегрәк елларда, замана җилләреннән файдаланып, кемдер шагыйрьдән революция карлыгачы эзләде, кемдер динсезлеген исбатларга тырышты. Ана назыннан мәхрүм ителгән, ачлык-ялангачлыкта, мохтаҗлыкта интеккән шагыйрьнең фани дөньяда күңел юатучысы, туендыручысы, якын итүчесе тик Аллаһы Тәгалә була.
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем,
– ди Тукай.
Заманында фани дөньяның иң олуг әдипләре Гете, Гейне, Пушкин, Жуковский, Лермонтовлар Коръән аятьләрен шигъри юлларга салдылар. Пушкин үзенең 9 шигырендә Коръәннең 15 аятен тәфсир кылды. Ә газиз Габдулла Тукаебызның иҗаты Аллаһу Раббыбызның олуг нигъмәте – Коръән белән сугарылган дисәк тә нахак булмас. «Дусларга бер сүз», «Туган тел», «Шиһап хәзрәт», «Васыятем» һәм башка бихисап шигырьләреннән без, иманлы кешеләр, калеб-күңелләребезгә илһам алабыз.
«Каян башларга, ничек очына-кырыена чыгарга, дип уйланып йөргәндә, «Бардада Арча  районы көннәре  булачак» дигән белдерүгә күз төште. Бу очрашуда  шулай ук атаклы җырчы Айдар Фәйзрахманов һәм мөнәҗәт әйтүче Гөлзада Сафиуллина да катнашачак дигәч, бик сөенеп көттек», – ди Рәфыйк абый.
1994 елның көзендә бер төркем язучылар, тарихчылар, сәхнә осталары берничә көн Бардада кунак булганнар. Монда бик күп очрашулар, сөйләшүләр һәм үзара килешүләр булган. Мәчет  өчен Бардадан Өчилегә төзү материаллары да алып барып куелган. Әлбәттә, төп сөйләшү бөек шагыйребез Г.Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт Әмиров турында барган. Чөнки Зиннәтулла Әмиров –  Бардада туып үскән кеше. Моңа дәлил итеп, Пермь крае архивы язмаларын китерергә була.
Рәфыйк абый Зиннәтулла Әмиров нәселенә кагылышлы күп мәгълүматлар барлыгын белдерде һәм таныштырды. Җибәргән язмалары  да күп эзләнүләр аша Уфа, Казан, Пермь архивларыннан алып һәм һәр авылга барып, Әмировлар нәселенә кагылышлы һәр йортка кереп, элекке бабайлар, әбиләр, апалар, сөйләве буенча язып алынган булган. Ул болай искә алды: «Безнең өйгә берничә мәртәбә килеп әниебездән (Әминә Габҗәлил кызы Әмирова) күп нәрсәләр язып алганы хәтеремдә. Бу тупланган язмаларны – мәгълүматларны тулыландырып, Зиннәтулла хәзрәт Әмиров шәҗәрәсен төзүебезне үтенде. Шактый тырышлык куеп, шәҗәрәгә керми калганнарны эзләп, табып, өстәп, Пермь крае архивы документларына нигезләнеп («Ревизские сказки», книги 20.78/// Ф-1), «Зиннәтулла хәзрәт Әмиров» шәҗәрәсе барлыкка килде».
Элек Барда авылында өч мәхәллә булган. Шуларның берсе – Барда мәчете мәхәлләсе бүген династия буенча эшен дәвам итә дисәк тә дөрес булыр. Чөнки Рәфыйк абыйның әнисенең ике туган абыйсы Дәүләтша мулла Әмировның «Без Әмирхан затыннан», – дип горурланып сөйләгәннәрен  ул  хәзер дә истә тота. Әмировлар нәселенең нигезе Әмирхан Әмировтан башлана. Пермь крае архивы язулары буенча, Әмирхан Әмиров 1769 елда туган, 1817 елда үлгән. Аның хатыны Бәзиха 1776 елда туган. 1834 елда үлгән дип теркәлгән. Аның ике улы язылган. Беренче улы Мүбәшәр Әмирхан улы 1801 елда  туган, хатыны Муталифә Әмирова. Мүбәшәрнең балалары: 
1. Мөхәммәтвәли, 2. Хәдис (1825), хатыны  Зөлхиҗә (1828), 3. Шәйхелислам (1826), хатыны Бибигазизә (1828), 4. Мөхәммәтсафа (1847).
Икенче улы Зәйнелбәшәр (1803-1853), хатыны Габидә, 1804 елгы. Зәйнелбәшәр  балалары: 1.Хәйрелбәшәр (1825), 2. Зиннәтулла (1830), хатына Камилә, 3. Ганиятулла (1835), 4.Әюп (1840), 5. Гомәр (1843), 6. Хөсәен (1846) (Архив Пермского края «Ревизские сказки», кн. 20,78).
«Әмировлар нәселе Барда якларында кайчан барлыкка килгән?» –  дигән сорауга язучы-этнограф Мельников-Печерскийның сүзләре китерелә: XII гасырдан башлап, үтә алмаслык Идел аръягы җирләрендә яшәү өчен яңа кешеләр килә башлаган. «Бурыч түләргә малым юк, Идел кичми хәлем юк», – дигән мәкаль шул вакытта барлыкка килгән. Каҗмакты авылының иң ямьле җирендәге үзәнлектә Әмирхан Әмиров гаиләсе тамыр җәйгән. Әмировлар заты зур гаилә булып, үзләре бер зур урамны тәшкил иткән. Бөек Тукайның бабасы Зиннәтулла шушы изге җирдә дөньяга килә. Зиннәтулла Әмиров үзенең нәсел тарихын шигъри юллар белән язып калдырган:
Фәкыйрем Зиннәтулла
                   булды намым,
Уса иде идер җай-мәкамем.
Туган илем 
Коҗамакты карьясыдыр,
Пермь табгы, 
            Усага мосафадыр.
Зәйнелбәшир идер
                   нам атамыз,
Әмирхан ибне
           Әмирдер бабамыз.

Менә бу язма – Зиннәтулла хәзрәт Әмировның Каҗмакты кешесе булуына бәхәссез дәлил.
Зиннәтулла хәзрәт мәдрәсәдә укыган вакытларында ук шигырьләр язган. Күрше башкорт авылыннан булган Хәким хәлфә белән янәшәдәге Гашир дигән татар авылында балалар укыткан Зиннәтулла Әмиров бер-берсенә шигырьләр язып аралашканнар. Алар икесе дә Солтанай мәдрәсәсен тәмамлаганнар, бер үк елны эшли башлаганнар. Гашир авылы кешеләре Зиннәтулланың бәетләр, җырлар чыгаруы, аларны мәҗлесләрдә укуы һәм җырлавы турында сөйләгәннәр. Зиннәтулланың шигъри җанлы кеше булуы, үзен дулкынландырган, тетрәткән һәр вакыйга уңае белән бәет, шигырьләр чыгаруы аның балаларына, аерым алганда, булачак шагыйрь Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдәгә дә йогынты ясамый калмагандыр.
Пермь дәүтәт архивында сакланган («Ревизские сказки», 1816 г.) мәгълүматларына таянып, ышанып әйтә алабыз: Зиннәтулла һәм аның бабасы Әмирхан Әмиров Каҗмакты (хәзерге Пермь краеның Барда авылы) кешеләре булганнар. Зиннәтулланың атасы Зәйнелбәшәр, аның атасы Әмирхан, аның атасы Тәүкил, аның атасы Бәгъдән, анасы Әүза булган.
Филология фәннәре кандидаты М.Әхмәтҗанов җыйган риваятьләргә караганда, Әмировларның кайсыдыр буыны хөкүмәткә каршы чыгышларда катнашып, властьлар тарафыннан эзәрлекләнә һәм чит илгә кача. Бер риваятьтә ул Әмирхан баба дип күрсәтелә. Уйлавыбызча, XVI  гасырда яшәгән Бәгъдән, яки фамилия барлыкка китергән Әмир булырга мөмкин. 1816 елгы халык санын алу турында Пермь дәүләт архивында сакланган мәгълүматлар шулай уйларга урын калдыра.Әмирхан Әмиров ул елны 40 яшьтә булган, аның белән бергә Каҗмакты авылында аннан олы кеше (әтисе яки бабасы) теркәлмәгән. Димәк, бирегә ул каяндыр күчеп килгән. Ә югарыда искә алынган риваятьләрдә, М.Әхмәтҗанов җыйган шәҗәрәләрдә Әмирхан баба да, Бәгъдән дә Идел буе авылларыннан (берсе  – Спасс районы Ямбакты, икенчесе – Апас районы Карабай авылынннан) дип күрсәтелә. Һәрхәлдә, болар бүгенге Барда районы кешеләре әйткән сүзләргә туры килә: алар үзләренең ата-бабалары XV-XVII гасырларда  Кама аръягыннан күчеп килгән дип исәплиләр.
Зиннәтулла – легендар Әмирхан бабаның Бардада (Каҗмакты) туып үскән 14 оныгының берсе. Бардадан китеп, кайларда гына яшәмәсен, ул туган ягы белән элемтәне өзмәгән, сирәк кенә булса да кайтып йөргән, хатлар язган. Бер кайтуында (кайсыдыр туганын җирләргә кайтканда) Әмировлар ишан булып танылган Зиннәтулланың «Васыятьнамәсен» язып алып калганнар, аны күп еллар мәчетләрдә укыганнар. Бу васыятьнамә әле бүген дә Әмировларда кадерле ядкарь  итеп саклана. Киләчәктә аны, Зиннәтулланың йөзләрчә исемнәрне эченә алган шәҗәрәсен, истәлекле әйберләр белән музейда күрербез. Аларга карап, яңа буын Әмировлар да үзләренең кыю Әмирхан баба нәселеннән икәнлекләрен белерләр.
Легендар Әмировларның оныклары арасыннан кайсының гына булса да җепләрен тикшерә башласаң, аларда тарихка кереп калырлык шәхесләр барлыгын беләсең. 
Алар – татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт Әмиров, Каҗмакты-Барда авылында салынган беренче мәчет имам-хатыйбы Мулламөхәммәт-ситдыйк хәзрәт Әмировның әтисе Шәйхелислам хәзрәт Әмиров, Г.Тукай белән дүртенче буын вәкиле Әминә Габделҗәлил кызы Әмированың бабасы Хәдим Әмиров (ягъни без элемтәгә чыккан Рәфыйк абый Ахманаевның нәсел җепләре) һ.б.
Изге җирләрдә урнашкан Бакчавылда яшәүче Зиядә белән Ягафәр Уразовлар гаиләсендә 2 ир, 2 кыз бала дөньяга килә. Алар – Шәйхи, Газимә, Шархум, Мәзлүмә. Ачы язмыш бу гаиләне дә читләтеп үтми. Зиядә абыстайның ике кыз баласы фаҗигале рәвештә үлеп китә. Аларның ятим калган балаларын – Рафилә белән Хәмдисне Зиядә карт әниләре тәрбияләп үстерә.
Зиядә белән Ягафәр Уразовларның беренче баласы Шәйхи Уразов Бардада Аптукаевлар затыннан булган Фаекага өйләнә һәм алар 4 бала тәрбиялиләр: Альфред, Альфрида, Эльмарт, Ренат.
Шәйхи һәм Фаека Уразовларның уллары Эльмарт һәм Ринат, кызлары Альфрида  шикелле, мәгърифәт  һәм мәдәният эшчәнлеген сайлыйлар. Эльмарт – Пермь өлкәсендә танылган журналист, бөтен тормышын «Таң» редакциясендә  эшләүгә багышлый. Ренат – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Барда урта мәктәбендә эшли.
Зиядә һәм Ягъфәр Уразовларның оныклары Хәмдис Кучумов Әгерҗе шәһәрендә яши. Күп җаваплы урыннарда җитәкче булып эшли, хәзерге вакытта лаеклы ялда.
Зиядә һәм Ягъфәр Уразовларның икенче уллары Шархумның 7 баласы була. 
Иң зур уллары Альфред – адвокат, кызлары Розанияны язмыш Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәренә алып килә. Ул – Рәсәйнең мактаулы укытучысы, күп еллар Түбән Кама педагогия көллиятендә педпрактика завучы булып эшләде. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, Түбән Кама шәһәренең 20 нче гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшли.Тормыш иптәше – Вилданов Дамир Насыйр улы – шәһәребезнең мөхтәрәм шәхесе, 14 ел дәвамында шәһәр советына депутат итеп сайланды, Түбән Каманың иң көчле адвокатларының берсе. Гадәттә, ул алып барган катлаулы суд эшләренең  барысы да гел уңай якка гына хәл ителә. Интеллигентлы, ярдәмчел гаилә. Кызлары Миләүшә – шулай ук адвокат. Оныклары – Кәрим һәм Ислам. Кәрим Зиннәтулла Әмиров һәм Г.Тукай кебек матур җырлый, шигырьләр яза, күп кенә җыр җырлау һәм мөнәҗәт сөйләү фестивальләрендә гран-приларга лаек булды. Бүгенге көндә Казан дәүләт федераль университетының юридик бүлегендә белем ала.
Зиннәтулла бабайның мин элемтәгә чыккан бишенче буын оныкчыклары Розания Уразова-Вилданова, Эльмарт Уразов, Ринат Уразов, Рәфыйк Ахманаев, Хәмдис Кучумов сүзләре белән йомгаклыйсым килә. Заманында ата-бабаларыбыз, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның, аның бабасы Зиннәтулла хәзрәтнең якын туганнары, канкардәшләре алып барган изге эш-гамәлләр үстерелә, ишәйтелә. Тукай нәселе дәвамчылары аларны башлап, оештырып йөрүчеләр сафында, алар ата-бабаларыбыз әманәтенә тугрылык саклыйлар, шагыйрь исемен данлыйлар.
Иң зур теләгем – Барда, Арча, Түбән Кама, Әгерҗе арасында дуслык, туганлык күпере тагын да ныгысын, һәрчак иҗат, илһам чыганагы булып торсын. Безнең дуслык Тукай исеме белән береккән, ул – мәңгелек.
Габдулла Тукай – безнең милли горурлыгыбыз. Аның иҗаты – әдәбиятыбызның соклангыч хәзинәсе. Бүгенге әдәби телебезнең нигез ташларын салучы да –  шул ук Тукай. Чөнки саф татарча, бай, халыкчан тел белән язып, әдәбиятка яңача яңгырашлы әдәби тел кертеп җибәрә.
Әле бүгенге яшьләрнең байтагы 27 яшендә дә, «олы бәбәй» булып, әти-әниләре җилкәсендә яшәсә, бу яшьтә Габдулла Тукай татар дөньясына гына түгел, бөтен төрки дөньяга хезмәт итәрлек бай иҗат (9 поэма, 400 гә якын шигырь, баллада, җыр, бәет, мөнәҗәт, 350 дән артык чәчмә, проза әсәрләре: хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр, рецензияләр, репортажлар, фельетоннар, мәсәлләр, әкиятләр) калдырып, дөньядан китеп бара. Аның шигырьләре генә түгел, үткен телле публицистикасы, камчылы сатирасы, тәнкыйди эшчәнлеге тулы бер гасырның әдәбият дөньясы әһелләре өчен юл күрсәтүче йолдыз булып тора.
Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында эз калдырган затлары була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әнә шундый олы шәхесләрнең берсе. Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан - буыннарга җиткереп бару – безнең изге бурычыбыз!
Һәр халыкның, һәр милләтнең үсешендә күтәрелеш чоры була. Андый чакта ул үзенең олы шәхесләренә, фикер ияләренә мөрәҗәгать итә, аларның мирасыннан акыллы киңәш эзли, кылган гамәлләрен, уй-фикерләрен чагыштыра, шуннан чыгып, ялгыш-хаталардан арына. Бүген без дә шундый күтәрелеш чорын кичерәбез. Гасыр башында Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар бүген дә актуаль. Менә ни өчен бүген күпләр Тукайга, аның үлемсез иҗатына мөрәҗәгать итә. Аның иҗатында бүгенге көннең күп кенә сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә дә Тукай безгә һәрчак якын. Шагыйрьнең мирасы халкыбызның мәдәни, милли тормышының нигезен тәшкил итә. 
Минем Түбән Камамда, гадәти мәктәбемдә Тукай дәвамчысы Розания Уразова – Вилданова нәселе дәвам итүе белән мин бик горурланам! Димәк, Тукай исеме – мәңгелек! 
Ләйсән ГАРИФУЛЛИНА, 20 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Фото Вилданов гаиләсенең шәхси архивыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев