Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тугрылык саклаганнарга рәхмәт!

2020 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу кампаниясе төгәлләнде һәм аның нәтиҗәләрен ачыклау вакыты да җитте.

Бу көннәрдә без газетабызга
язылучыларны санау белән мәшгуль булдык. Хәзердән үк шунысын төгәл әйтергә мөмкин: «Туган як»ка ел саен даими язылучылар, нигездә, сакланып калган.
Бу ярты еллыкта газетага язылу
бик авыр шартларда узды. Нәкъ менә газета-журналларга
язылу кампаниясе башлануны
игълан иткән көннәрдә, коронавирус
дигән зәхмәт килеп чыгу нәтиҗәсендә, ил буенча күп төрле чикләүләр кертелде. Кешеләр, үзизоляция шартларында,
бик озакка өйләренә бикләнергә мәҗбүр булдылар (ул әле хәзер дә өлешчә дәвам итә). Шул сәбәпле, күпләр яраткан
газеталарына үз вакытында
языла алмады. Кайберәүләр, бик теләсәләр дә, почтага барып
газетага язылудан мәхрүм иде, ә икенчеләре, үзизоляция тиз арада туктар да, соңрак та өлгерербез дип, бу эшне кичектерә килделәр. Шуңа кү-
рә, баштарак язылучылар саны бик аз булганлыктан, редакция
хезмәткәрләре дә, поч-тада эшләүчеләр дә, бу язылу кампаниясендә без ярты язылучыны
да җыя алмаячакбыз дип, пошаманга төшкән иделәр. «Туган
як» газетасы яки Түбән Камада
чыгучы башка басмалар белән генә түгел, гомуми респуб-лика буенча нәкъ шундый ук хәл күзәтелде.
Ләкин язылу кампаниясе ахырына
якынлашканда без, һәр елдагыча,
тиешле укучыларыбызны җыя алдык. Газетага язылучылар
саны буенча билгеләнгәнйөкләмәне үтәп, республикада өченче урынга чыктык. Дуслар авыр чакта сынала дигәндәй, беренче чиратта, шундый авыр шартларда да «Туган як»тан аерылмаган
даими язылучыларыбызга
рәхмәт! Тагын шунысы да бар: күп кенә предприятиеләр, татар эшмәкәрләре «Туган як»ка яздыруда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Йогышлы авыру таралуга
бәйле рәвештә, зур финанс кыенлыклары кичерүгә кара-
мастан, үзләренең хезмәткәр-ләрен яки шәһәрдәге мохтаж кешеләрне газетабызга яздыручылар
шактый булды. Аларның кайберләренең исемнәрен бу язмада әйтеп узмыйча булмый.
Менә алар: ТР Милли ки-тапханәсе попечительләр советы
рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Түбән Кама муниципаль
районы башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары
Радмир Илдар улы Беляев, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Сәүдә комплексы
генераль директоры Тамара
Алексеевна Баһаветдино-ва, Кама Аланы бистәсеннән шәхси эшмәкәр Рифнур Габбас
улы Зәйнуллин, «Горэлектротранспорт
» предприятиесе
генераль директоры Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин, Түбән Кама иҗтимагый советы
рәисе Хәмзә Әзәл улы Баһма-нов, «Полиметаллинвест-НК»
җаваплылыгы чикләнгән җәм-гыять директоры Валерий Алексеевич
Иванов. Рәхмәт алар-
га!
Әле, башка төрле сәбәпләр аркасында
да «Туган як»ка язылмыйча
калучылар бардыр. Никадәр авыр булса да, андыйлар
белән хушлашырга туры килә. Бәлки озакка да түгелдер, нәрсәдер җитмәгән кебек булса,
күңелегезгә юану аласыгыз
килсә, «Туган як»ка язылырсыз,
әлбәттә! Чөнки газеталарга
язылу рәсми рәвештә тәмамланса да, ул ел әйләнәсе дәвам итә. Аңа әле хәзер дә, киләсе айлардан алырлык итеп язылырга була. Без һәммәгезне һәрвакыт кабул итәргә әзер. Татарча
сөйләшүче, аралашучы шәһәрдәшләребезгә, райондашларыбызга
«Туган як» газетасын
сайлаудан да кулайрагы юктыр. Һәрберебезнең үз ана телебездәге газетаны алдыруы
– табигый күренеш. Чөнки ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклау, йолаларын үтәү турында сүз барганда, беренче
урында телебезне сак-лау бурычы торырга тиештер? Моны һәрберебез аңлый булса кирәк. Шуңа күрә, хөрмәтле газета
укучыларыбыз, киләчәктә дә бергә булыйк! Яраткан газетабыздан
аерылмыйк!лы калган кешеләргә киләсе елда зур уңышлар телибез һәм, әлбәттә, бик тиздән, шушы ярты еллыкка «Туган як»ка язылучылар арасында «Туган як»тан бүләк» дигән традицион бүләкләр уйнату конкурсы булачагы турында хәбәр итәбез. Дөрес, югарыда
әйтелгән мәгълүм сәбәпләр аркасында, бу чараны быел заллар тутырып, күзәтүчеләр чакырып үткәреп булмас. Шулай
да, шартларына туры китереп,
жюри комиссиясе оештырып,
тиешле куркынычсызлык таләпләрен дә үтәп, без аны 10 июль көне 10.00 сәгатьтә үткәрергә ниятлибез.
Призларны уйнату конкурсы
исемлегенә редакциягә килеп язылучылар, алдан вәгъдә ителгәнчә, үзеннән-үзе (автомат) кертелә. Ә поч-таларда язылучылар конкурс-та катнашырга теләсәләр, 10 июльгә кадәр язылу турындагы
документларының күчермәсен (квитанция) ре-дакциягә җибәрергә (исем-фамилиягезне, адресыгызны, телефон номерыгызны куярга
онытмагыз) яисә китереп бирергә тиеш булалар.

Фәрит Имамов,
«Туган як»ның баш редакторы

Лилия Заһретдинова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев