Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Туган як»тан бүләк» конкурсын йомгаклыйбыз

2018 елның икенче яртысы өчен «Туган як» ка язылучыларыбызга «Туган як»тан бүләк» конкурсы уздырабыз, дип вәгъдә биргән идек. Вәгъдә – иман, диләр. Менә ул көн килеп тә җитте. Киләсе атнага, төгәлрәге, 17 июль көнне сәгать 10 да, без икенче яртыеллыкка «Туган як»ка язылучылар өчен призлар конкурсын үткәрәчәкбез.

Конкурсның шартлары буенча, анда «Туган як»ка язылучылардан теләгән һәркем катнаша ала иде. Шуңа күрә, язылу кампаниясе тәмамланганчы, алдан ук, газетабызның ике санында махсус купоннар да бастырып чыгардык. Конкурста катнашырга теләгән кеше, шуларны тутырып, редакциягә җибәрергә тиеш иде. Бүгенге көнгә кадәр конкурста катнашырга теләк белдергән 100 дән артык кеше, купоннарын тутырып, редакциягә китерде һәм алар конкурс исемлегенә кертелделәр. Димәк, конкурста бары тик шул кешеләр генә катнаша. Уен нәтиҗәсен «Туган як»ның киләсе саннарының берсендә язып чыгарбыз. Ә инде кемнәрнеңдер конкурс тәртибен карап торырга теләкләре бар икән, рәхим итегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев