Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Туган як»тан бүләк» конкурсын йомгакладык

Кемдер теплоход белән круизга чыгу өчен юллама отты, кемнәрдер мендәргә, стена сәгатенә яки сертификатка ия булды. Бүләкнең зурысы-кечкенәсе юк. Төрле конкурсларга катнашып, бүләкләр алучылар шундый фикердә. Мөһиме – катнашу.

2019 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнату конкурсына бу юлы 236 язылучы теркәлгән иде. Баштарак катнашырга бик атлыгып тормасалар да, конкурсның ахыры якынлашкан көннәрдә, теләк белдерүчеләр саны күзгә күренеп артты. Шулай булмый хәле дә юк: «НТР» медиахолдинг компаниясе «Туган як» газетасына язылучылар өчен теплоходта круизга чыгу юлламасы бирде. Барысыннан да бигрәк газета укучыларыбызны әнә шунысы җәлеп иткәндер. Өстәвенә, конкурсның баштагы шартлары буенча, призлар уйнаткан вакытта редакциягә килеп, аның барышын үзе караган кеше генә приз оту хокукына ия була дисәк, соңга таба, язылучыларыбызның күпсанлы сорауларын исәпкә алып, конкурс исемлегенә кергән һәр кешене, үзе бүләкләр уйнатканны карарга килмәсә дә, конкурста катнаштырдык. Вәгъдә ителгәнчә 2 нче август көнне конкурска йомгак ясадык. 
Гадәттәгечә, конкурсның барышын карарга күзәтүчеләр дә чакырылган иде. Әлеге җаваплы вазифаны башкарырга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйль кызы Исмәгыйлева, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Корбангали улы Ганиев, 39 нчы балалар бакчасы методисты, язучы Нурзия Рәшит кызы Мирхазова риза булды. 
Конкурста катнашучылар исемлегенә кертелгән газета укучыларбызның фамилияләре язылып, бөтерелгән кәгазьләрне уйнату барабаныннан алып торуда ярдәм итүне 64нче балалар бакчасының 11нче төркемендә тәрбияләнүче Наилә Шәмсетдиновага ышанып тапшырдык. Конкурсның барышын  күзәтеп торырга килгән газетага язылучыларыбыз да байтак иде. Менә шундый күп кешеләр күзәтчелеге астында конкурс бик гадел узды.
Барлык билетларны барабанга салып, яхшылап болгаткач, Наилә аларны берәм-берәм ала башлады. Конкурс комиссиясе әгъзалары уйнаучыларның исемнәрен беркетмәгә терки барды. Шулай итеп, призлар түбәндәге кешеләргә чыкты:
Теплоход белән круиз  – А. Вуклова (Химиклар ур., 82а ).
«Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә 10 сеанска абонементлар – З. Шәйхетдинов ( Шәңгәлче авылы, Ленин ур., 59), М. Ибәтуллина (Яшьлек ур., 14а), 
Ф. Хәмитзакиров ( Менделеев ур., 41).
Автосервис үзәгенә сертификат – Г.Хөҗәтуллина (Музей хезмәткәре),  Ю. Сәгъдиев (Вахитов ур., 27а ), А.Фәтхетдинова (Төзүчеләр ур., 13а), З.Гыйльметдинова (Вахитов ур., 32), Б.Галимҗанов (Бызов ур., 24), Ф.Гыйльметдинова ( Химиклар ур., 68), М.Карамов (Баки Урманче ур., 29), Р. Миннебаева (Тын Аллея ур., 12).
 «Аша лапша» кафесына сертификат – В.Йосыпова (Тынычлык ур., 52), А.Сафин (Җиңүнең 30 еллыгы ур., 3), А.Газетдинова (Корабельная ур., 29), И.Нәҗметдинова (Шәңгәлче авылы, Тукай ур., 15) , К.Шәйхетдинов (Шинчылар ур., 3в), Э.Әхмәтҗанова (Сөембикә ур., 53), А.Закирова (Химиклар ур., 76а), Р.Шәйдуллин (Югары Чаллы авылы, Яшьләр ур., 4), Н.Гарифуллина (Химиклар ур., 110), Р. Шәрипов (Вахитов ур., 27б),. 
Косметика кибетенә сертификат – М. Яруллин (Болгар авылы, Ленин ур., 20).
Мендәр – Н.Җиһаншина (Вахитов ур., 51).
Плед – П.Миннегалиева (Шинчылар ур., 48), Р.Хасиятулов (Кайманов ур., 5).
Үлчәү – И. Мадъярова (Октябрьнең 50 еллыгы ур., 7).
Отвертка җыелмасы – К. Әһлиева (Химиклар ур., 60).
«Додо-пицца» кафесына сертификат –  Р. Насыйбуллина (Тоба авылы, Ленин ур., 64), З.Шәмсетдинова (Бызов ур., 3).
Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләре (китаплар)  – И. Ибәтуллина (64нче балалар бакчасы хезмәткәре).
«Суши-хаус» кафесына сертификат – М.Сибгатова (Тынычлык ур., 61), В.Бакиров (Борок авылы, Үзәк ур., 17), Р.Гыймазетдинова (64 нче балалар бакчасы хезмәткәре), Р.Галиуллина (Шинчылар ур., 27), Л.Шәңгәрәева (Гагарин ур., 29), Г.Гайнетдинова (64 нче балалар бакчасы хезмәткәре), А.Руданова (Корабельная ур., 20).
Су фильтры савыты – В. Максеева (Олы аты авылы, Кооператив ур., 56). 
Стена сәгате – Г.Вәлиәхмәтов (Химиклар ур., 11).
Догалы чынаяк җыелмасы – Г.Янбаева (Бызов ур., 26).
Сөлгеләр җыелмасы  – З. Бадыйкова (Химиклар ур., 86).
Намазлык – Н.Газизуллина (Химиклар ур., 70д).
«Гөлбакча» китабы (Н.Мирхазова бүләге) – Т.Талипова (Түбән Уратма авылы, Муса Җәлил ур., 21). 
«Бүләк» китабы (Н.Мирхазова бүләге) – Н.Әхмәтвәлиев (Сухрау авылы, Полевая ур., 6).
«Серле рәссам» китабы (Н.Мирхазова бүләге) – Г.Вәлиева (Химиклар ур., 100).
Ф.Имамовның өч китабы – К.Сәмигуллина (Шинчылар ур., 67).
Төп призны, ягъни теплоход белән круизга чыгу юлламасын, иң ахырдан уйнаттык. Ул безнең газета укучыбыз Алевтина Вукловага чыкты.
Конкурска йомгак ясау күпсанлы күзәтүчеләр карашы астында, бик гадел алып барылды. Призлар гадел таратылды. Газета укучыларыбызга шундый зур бүләкләр әзерләп, зур бәйрәм уздырган «НТР» медиахолдинг компаниясенә рәхмәт, әлбәттә.
Призлар исемлегендә үз фамилияләрен һәм йорт адресларын күргән газета укучыларыбызның бүләкләрне эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьтә (төшке ял – 12.00-13.00 сәгатьтә) редакциягә килеп алулары сорала. Үзегез белән паспортыгызны һәм газетага язылу турындагы квитанциягезне алып килергә дә онытмагыз.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: конкурс мизгелләре.
Л.Заһретдинова фотолары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев