Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Туган як»тан бүләк» конкурсы нәтиҗәләре

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 17 июльдә 2018 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучылар арасында үткәрелгән «Туган як»тан бүләк» конкурсына йомгак ясадык.

Конкурста «Туган як»ка язылучылардан теләгән һәркем катнаша ала иде. Моның өчен, язылу кампаниясе тәмамланыр алдыннан газетабызда басылып чыккан махсус купонны тутырып, редакциягә җибәрергә генә кирәк иде. Бу юлы конкурста катнашырга теләк белдергән 100гә якын кеше, купоннарны тутырып, редакциягә китерде.
Конкурска куелган призлар исемлегендә 36 төрле әйбер бар. Әлбәттә, бүләкләр фондын тупларга булышкан барча иганәчеләребезгә, партнерларыбызга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Үзебезнең НТР медиахолдинг компаниясе, шәһәр электр транспорты предриятиесе, шәһәр мәдәният бүлеге җитәкчеләренә аеруча рәхмәтлебез. Аерым кешеләрдән мөхтәрәм аксакал Мансур ага Ганиевкә, Әнфисә Фәйзетдиновага призлар фондына үз өлешләрен керткәннәре өчен шулай ук рәхмәтлебез.
Бүләкләр конкурста катнашучы һәркемгә дә җитәрлек булмаганлыктан, аларны конкурс тәртибендә бирергә туры килде. Үз кешеләренә бирәләр, дигән шикләнүләргә урын калмасын өчен, читтән  махсус чакырылган кешеләрдән торган мәртәбәле комиссия конкурска күзәтчелек итте. Бу мөхтәрәм кешеләр: Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары Мәснәви Габдулла улы Һадиуллин, Г.Тукай исемендәге үзәкләштерелгән китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова, 39нчы балалар бакчасы методисты, язучы, Шәйхи Маннур исемендәге премия иясе Нурзия Рәшит кызы Мирхазова.
Әлеге чараның барышын күзәтергә теләгән конкурста катнашучыларга да ишегебез ачык булды. Шундый теләк белдергән берничә кеше, редакциягә килеп,  конкурсның барышын күзәтеп утырды.
«Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигәндәй, бүләкләрнең барысы да бертөрле түгел, билгеле. Ә кемнең нәрсәгә ия булуы, анысы – бәхет очрагы! Яхшылап бөтерелгән купоннарны барабанга салып әйләндергәч, бүләк ияләре мәгълүм булды. Ә уйнаучыларның исемнәре язылган купоннарны барабаннан алырга шәһәребезнең 64нче балалар бакчасына йөрүче 4 яшьлек Миләүшә ярдәм итте. Аның бу эшне бернинди хәйләсез, сабыйларга гына хас үтә самимилек белән башкаруын комиссия әгъзалары да, анда килгән күзәтүчеләр дә яхшы күрде.
«Туган як»тан бүләк» конкурсында катнашып, призларга ия булган газетага язылучыларыбызның исемнәрен игълан итәбез:
Өч айга трамвайда йөрү билетлары – Ф. Фәсахов (Сөембикә ур.,59), И.Шәйхетдинов (Төзүчеләр ур., 38);
«Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә абонементлар – М. Нурхәмәтов (Октябрьнең 50 еллыгы ур., 21), Н.Сибгатова (Тынычлык ур., 61);
«Мир гармонии»матурлык үзәгенә сертификатлар – Р. Шәйхетдинова (Шәңгәлче авылы, Ленин ур., 59),  М.Шәмсиева (Октябрьнең 50 еллыгы ур.,3), И.Гаянов (Химиклар ур., 36), М.Закирова (Бызов ур., 26),  К.Хисмәтов (Гагарин ур., 9);
«Ролис» автокомплексына сертификатлар – Т.Тимофеева (Вахитов ур., 13а ), Ф.Гыйльметдинова (Химиклар ур., 68), Р.Галиуллин (Шинчылар ур., 1), К. Исламов (Түбән Уратма авылы, Лесная ур., 12), М. Газизуллина (Химиклар ур., 70);
«Золотой дракон» суши-барга сертификатларН.Шакирова (Тукай ур., 31), Ә. Җиһангирова (Бызов ур., 26), Н. Муксинова (Шинчылар ур., 1), Г.Кадыйрова (Менделеев ур., 26), Ә.Хаҗиева (Менделеев ур., 4);
«Додо пицца» пицериясенә сертификатлар З. Ибраһимов (Кайманов ур., 11), Р. Фәтхрахманов (Менделеев ур., 16), Ф. Гайнуллин (Тукай ур., 17), Ф. Гәрәева (Спорт ур., 11),  Н. Җиһаншина (Вахитов ур., 51);
Картиналар – М. Сираҗиева (Кр. Ключ поселогы, Садовая ур., 14), В.Минсафина (Бызов ур., 15);
Стенага элә торган сәгать – И.Әхмәтов (Тынычлык ур., 81);
Барбекю-кыздыргыч һәм шашлык өчен шампурлар – Н.Нуриева (Сөембикә ур., 63);
Кружка-иләк – Н.Хафизов (Яшьлек ур., 5);
Домино уены – Ф. Ермаков (Тынычлык ур., 83);
Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган китаплар – А.Нәбиева (Төзүчеләр поселогы, Романтиклар ур.,51), А.Усачева (Бызов ур., 15) , З.Никитина (Химиклар ур.,83);
Сөлге – Т. Насибуллина (Бызов ур., 9);
Кухня кирәк-ярагы – Р.Хасиятулов (Кайманов ур., 5);
Савытлар җыелмасы – Җ. Бадикова ( Химиклар ур., 86); 
Без – редакция хезмәткәрләре отыш чыккан кешеләргә телефоннан шалтыраттык. Кайберәүләр бүләкләрен килеп тә алдылар. Ә телефоннан элемтәгә кереп, булмаган бәхетле купон ияләренең, шушы исемлектән карап, үз өлешләренә чыккан бүләкләрен эш көннәрендә редакциягә килеп алулары сорала. Үзегез белән паспортыгызны һәм газетага язылу турында квитанциягезне алып килергә дә онытмагыз.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, ә инде нинди дә булса сәбәпләр аркасында 2018 елның икенче яртысына«Туган як»ка язылмаган булсагыз (белүебезчә, андыйлар байтак), газетага яздыру рәсми рәвештә төгәлләнсә дә, ул һәрчак дәвам итә. Сез газетаны бары тик берәр айга кичектереп кенә ала торган буласыз. Әйтик, июль аенда языласыз икән, газета сезгә август башыннан, ә августта язылсагыз 1 сентябрьдән һ.б. киләчәк. Әлбәттә, кайсы айдан язылуга карап, язылу бәясе чигерелә.
Без – редакция хезмәткәрләре барчагызга да сәламәтлек һәм уңышлар телибез! Киләчәктә дә бергә булыйк!
Фәрит ИМАМОВ.
Гөлназ Госманова фотолары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X