Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Туган як»ка язылу тәмам, ләкин ул... дәвам итә

Җәй – елның иң матур фасылы. Аның да икенче аена – июльгә кердек. Җәйге яллар вакыты.

Күпләр ерак җирләргә сәфәргә җыеналардыр, мөгаен. Туып-үскән якларына – авылларына кайтырга планлаштырганнар да юк түгелдер. Инде бик еракларга китмичә генә ял итәргә җыенучылар да, барыбер шәһәр ыгызыгысыннан читтәрәк – бакчасында яисә башка ял зоналарында һ.б. урыннарда булырга тырыша...
2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу кампаниясе әнә шундый шартларда төгәлләнде. Сүз дә юк, югарыда саналган сәбәпләр газетага язылуга йогынты ясамыйча калмады. Тормыштагы андый «сезонлы мәшәкатьләр»не уйласаң, газета укып утырырга вакыт та калмый кебек. Җәйге чорда газетага язылуның ел саен кабатлана торган әнә шундый үзенчәлеге бар. 
Менә бу – газетабызның икенче яртыеллыкта чыккан беренче саны. Газета укучыларыбызның кайберләре белән хушлашырга да туры килгәндер. Ә кайберләре, киресенчә, «Туган як»ны беренче мәртәбә кулларына алгандыр. Тик ничек кенә булмасын, һәр ел саен бернинди сәбәпләргә дә карамыйча языла торган төп укучыларыбыз бу юлы да үзләренең кыйблаларына хилафлык китермәделәр. Ә инде югарыда саналган сәбәпләр аркасында «Туган як»ка язылуны кичектереп торганнар өчен (белүебезчә, андыйлар байтак), газетага яздыру рәсми рәвештә төгәлләнсә дә, ул һәрчак дәвам итә. Сез газетаны бары тик бер айга кичегеп кенә алачаксыз. Әйтик, июль аенда языласыз икән, газета сезгә август башыннан, ә августта язылсагыз, 1 сентябрьдән һ.б. киләчәк. Әлбәттә, кайсы айдан язылуга карап, язылу бәясе чигерелә.
Тагын шунысын исегезгә төшерәбез: 2018 елның икенче яртысына  «Туган як»ка язылучылар өчен «Туган як»тан бүләк» конкурсы июль аенда уздырылачак. Без бу хакта июнь аендагы саннарда берничә мәртәбә язган идек. Газетага махсус купоннар да чыгардык. Аларны конкурсның шартларында язылганча тутырып, редакциягә китерүчеләрнең (квитанция копиясе белән бергә электрон почта аша да җибәрергә була) конкурста катнашу исемлегенә кертеләчәге турында да искәрткән идек. Конкурсның үткәрелү вакыты әлегә билгеле түгел. Бу хакта газетаның алдагы саннарының берсендә хәбәр итәрбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев