Туган як

Туган ягым – моң чишмәсе

Шәһәребездэ яшәп иҗат итүче мөхтәрәм язучылар белән таныштыру китапханәбездә күркәм традициягә әйләнде. «Кама таңнары»на йөреп иҗат итүче күп кенә шагыйрьләребез белән очрашып, укучыларыбызны һәм шәһәрдәшләребезне таныштырып барабыз. Аларның газета битләрендә басылып чыккан шигырьләрен һәрвакытта җыеп, саклап, кирәк чакта файдаланып яшәү безнең бурычыбыз бит.

«Туган як» газетасында, еш кына Анастасия Усачеваның шигырьләре басылып чыга. Ә без аның турында бик аз беләбез икән. Менә, Алла кушып, аның белән якыннан танышу бәхетенә дә ирештек. 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашында «Туган ягым – моң чишмәсе» дигән әдәби музыкаль очрашу кичәсе үткәреп, укучыларыбызны язучы белән якыннан таныштырдык. Аның иҗат иткән шигырьләре һәм китаплары белән генә түгел, балачак тормышы турында да кызыксынды укучыларыбыз. Анастасия апа – сугыш чоры баласы, ул укучыларга сугыш елларына туры килгән бала чагы турында да бик тасвирлап сөйләде.
Анастасия Усачеваның балалар өчен язылган бик күп шигырьләре бар. Хәтта ул – балалар язучысы дип аталса дә, ялгыш булмас, дигән фикердә калдык без: 40-50 шигыре шушы сигез китабына урнашкан булуын ул үзе раслады. Кайберләрен автор, сәнгатьле итеп укып балаларны шатландырды. Без аның иҗатына баш иябез, киләчәктә дә балалар өчен язылган шигырьләрен көтеп калабыз. Очрашудан укучыларның туган телебезне, шигъриятне яратуларына, шәһәребезнең күренекле язучылары иҗаты белән кызыксынуына сөенеп таралыштык. Язучы белән якыннан аралашу укучылар хәтерендә бер күңелле мизгел булып калды.
Руфия МЕДЕТОВА, 45 нче яшьләр китапханәсе хезмәткәре.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: