Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Туган телдән аерылмас өчен

Төркиянең Анталия шәһәрендә татар теле укыту курслары ачылган. Җирле татарлар Казаннан татарча-русча тематик сүзлек, татар әкиятләре, «Әлифба» китаплары кайтартканнар. Мавыктыргыч әдәбият турында да онытмаганнар. Дәресләрне исә бер ел элек анда күченгән шәһәрдәшебез Халидә Әхмәтова алып бара. Аның белән элемтәгә кереп, курслар турында сораштырдык.

– Әйе, татар теле курслары ачып җибәрдек. Алар шимбә көнне бер сәгать дәвамында уздырыла. Бирегә 7-13 яшьлек балалар йөри. Укытуны «Әлифба» дан башладым, – ди Халидә ханым.
Курслар булдыруны актив татарлар үзләре тәкъдим иткән. Халидә ханым Анталиядә татар гаиләләрендә дә бала ата-анасы белән фәкать русча гына сөйләшүенә игътибар итә. Ә мәктәптә белемне төрек телендә бирәләр. Татар теленең кадере, әһәмияте бетә бара. Анталия татарлары оешма булып оешкач, бу проблеманы хәл итәргә булалар. Татар теле укытуны Халидә Әхмәтова үз өстенә ала. Дипломы буенча ул – милли мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы. Дәрескә йөрүче балалар туган телдә сөйләшсәләр дә, укый-яза белмиләр, төрек имлясын гына беләләр. Ә алга куелган максат – сөйләшергә, укырга, язарга өйрәтү, милли тәрбия бирү, татар мәдәнияте белән таныштыру.
– Тагын бик мөһим бер әйберне аңладым. Чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең балалары туган телдән аерылалар. Ни кызганыч, әгәр дә вакытында чара күрелмәсә, татар алфавитын өйрәнмәсә, татарча укый-яза белмәсә, бала ничек итеп татар китапларын укысын? Ә татар китабын укымаса, татар әдәбияты белән танышмаса, әлбәттә, ассимиляцияләшүгә дучар була, милләтен югалта, туган телгә карата кызыксыну югала. Әти-әниләргә вакытында шуны аңлату мөһим. Ә моның өчен тел укытучылары кирәк. Андый укытучылар чит илдә юк дәрәҗәсендә, – ди Халидә ханым.
Башланган эшләре хәерле булсын. Туган тел, мәдәнияте өчен борчылган кешеләр булганда, милләтебез чит илдә дә югалып калмас. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев