Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалыларны патриот-шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган китап күргәзмәсенә чакыралар

Күргәзмә гыйнвар ахырына кадәр эшли.

Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Шагыйрь, сугышчы Фатих Кәрим» дигән китап күргәзмәсе эшли, дип хәбәр ителә китапханәнең ВК төркемендә. 

Татар шагыйре, патриот, гражданин, сугышчы Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында туган. Аңа зур социаль тетрәнүләр, югалтулар, өметләр һәм өмет өзелүләр чорында яшәргә туры килә, әмма иң авыр минутларда да аның йөрәгендә тормышка, үз ватанына мәхәббәт сүнми. 

Фатих Кәрим йөзләгән шигырьләр, поэмалар, повестьлар, драмалар, дистәләгән публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр авторы. 

Күргәзмәдә шагыйрьнең лирик һәм патриотик шигырьләре, шулай ук аның тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителә.

Күргәзмә гыйнвар ахырына кадәр эшли. Теләгән һәркем күргәзмәне карый ала.

Фото: «Апуш» үзәк балалар китапханәсе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев