Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалылар өчен Татарстан көнендә кызыклы чаралар үтәчәк

Бәйрәм иртәгә, 30 августта билгеләп үтелә.

Түбән Камада Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү программасы басылып чыкты.

Исегезгә төшерәбез, бәйрәм иртәгә, 30 августта билгеләп үтелә. Түбән Кама халкы өчен шәһәр паркларында төрле кызыклы чаралар әзерләнгән.

«Гаилә» үзәк шәһәр паркында «Игелекле Түбән Кама» фестивале узачак. Аны ачу иртәнге сәгать унга планлаштырылган, ә инде 10.20дә хәйрия йөгереше башлана. 12 сәгатьтән 18.00гә кадәр түбәндәге мәйданчыклар эшли:

  • «Минем дустым» акциясе һәм йортсыз хайваннар өчен азык җыю;
  • икенчел чимал җыю буенча экоакция;
  • уенчыклар/бүләкләр/открыткалар ясау остаханәләре;
  • волонтерлык вакансияләре ярминкәсе;
  • кием декоры, граффити рәсеме буенча мастер-класс;
  • хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю.

Шулай ук көндезге сәгать бердән өчкә кадәр зумба, цигун, стретчинг юнәлешләре буенча спорт күнекмәләре узачак. Ә көндезге биштән җирле артистларның чыгышлары башлана, алар кичке җидегә кадәр дәвам итәчәк.

Чаралар Николай Лемаев исемендәге скверда да планлаштырылган, анда «Смена» җәйге китап фестивале узачак, аның кысаларында иртәннән кичкә кадәр китап ярминкәсе оештырыла. 12 сәгатьтән 16.00гә кадәр мастер-класслар оештырылачак, ә 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр төрле темаларга ачык лекцияләр үткәреләчәк.

13.00 сәгатьтә түбәнкамалыларны Лемаев мәйданында узачак MoN театр мәйданчыгының «БукаЖка» гаилә урам спектакленә чакыралар.

Ә «Җәлил» театр комплексында көндезге 15.00 сәгатьтән 17.00гә кадәр «Шесть граней жизни» китабы буенча «Контур» китап клубы ачылачак. Шулай ук 17.30 сәгатьтә анда «Театр горожан. Нижнекамск» спектакле күрсәтеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев