Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалылар «Дус сыйныфның серләре» конкурсында призер булды

Конкурста Татарстанның 13 районы катнашты

Чаллыда «Секреты дружного класса» республика ата-аналар комитетлары конкурсының ярымфиналы узды. Бу хакта Түбән Каманың мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин хәбәр итә.

Конкурста Татарстанның 13 районы катнашты. Түбән Кама районыннан 38 нче лицейның һәм 2 нче Кама Аланы мәктәбенең ата-аналар һәм балалар командалары аерылып торды, алар ярымфинал призерлары булды.

«Безнең дус, иҗади командаларыбыз тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына визитка, иҗади номер һәм проектны яклауны тәкъдим итте. Әти-әниләребез һәм укучыларыбыз белән горурланабыз!» — дип билгеләп үтте Айдар Гарифуллин.

Фото: Айдар Гарифуллин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев