Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Каманың 51нче микрорайонында торак квартал төзү планлаштырыла

Төзүче яңа торак комплексны «шәһәр эчендәге шәһәр» дип атый.

Түбән Каманың 51нче микрорайонында «Аллеево» исемле торак комплекс төзү планлаштырыла. Бу хакта Чаллы төзүчесенең «Домкор» корпоратив газетасында хәбәр ителә.

Торак комплексы шәһәрнең көнбатыш өлешендә Тынычлык проспекты һәм Корабельная урамы киселешендә урнашачак, диелә басмада.

Комплексның төп үзенчәлеге: балалар бакчасы, мәктәп һәм поликлиника өчен бүлеп бирелгән урыннары булган, «машинасыз ишегаллары» булган йортлардан торган кварталлары. Квартал эчендә үзәк мәйдан, скверлар һәм башка күп кенә иҗтимагый киңлекләр булачак. Шулай ук проектта торак комплексы эчендә сәүдә объектларын урнаштыру мөмкинлеге каралган.

Төзүче яңа торак комплексны «шәһәр эчендәге шәһәр» дип атый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев