Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада шәһәрнең мактаулы гражданины Илдус Садыйков истәлегенә кичә узды

Быел аңа 90 яшь тулган булыр иде.

Илдус Садыйков Түбән Камада ун елдан артык эшләде. КПССның Түбән Кама шәһәр комитетының беренче секретаре була.

Аның җитәкчелегендә шәһәрдә химия-технология институты, медицина һәм музыка училищелары, балалар һәм техник үзәкләр ачылды. Шәһәр үсешенә зур өлеш керткәне өчен Түбән Каманың мактаулы гражданины исеме бирелде.

Быел аңа 90 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан хәзерге вакытта аның исемен йөрткән балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда тантаналы чара булды.

Хезмәттәшләр, дуслар һәм фикердәшләр легендар җитәкче турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

«Ул бик көчле команда җыйды. Нефть химиясе комбинаты, шиннар берләшмәсе, төзелешләр башында шундый куәтле җитәкчеләр торды», — дип билгеләп үтте ВЛКСМның Түбән Кама шәһәр комитетының беренче секретаре Марсель Шәрипов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев