Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада «матур» датада 15 пар өйләнешкән

Никахны теркәү өчен гаризаларны gosuslugi. ru порталы аша тапшырырга кирәк.

2023 елда һәр айның 23нче числосы Түбән Каманың яшь парлары арасында зур популярлык казанган. Бу хакта Түбән Кама районының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күп кенә гашыйклар никахлашу датасы бәхетле тормыш гаранты булып хезмәт итә дип саный, шуңа күрә никах көнен сайлауга аерым җаваплылык белән карыйлар», — дип билгеләп үтә идарә белгечләре.

2023 елның 23 августында никахлар сараеның тантаналы шартларында 15 пар өйләнешкән.

«Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсе барлык яңа өйләнешкәннәрне чын күңелдән котлый һәм никахны теркәү өчен гаризаларны gosuslugi.ru порталы аша тапшырырга кирәк булуын искә төшерә», — дип нәтиҗә ясадылар ЗАГСның матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев