Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше зыян күргән

Инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә 17 кеше китерелгән.

Узган атнада Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга 1 070 тапкыр чыккан.

Аварияләрдә 8 кеше зыян күргән, тагын 11 пациент инсульт белән хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә 17 кеше китерелгән. Респиратор авырулар симптомнарына 79 пациент зарланган, көнкүрештә һәм урамда алган төрле җәрәхәтләр белән 89 кеше мөрәҗәгать иткән. 

Гомумән алганда, бер атна эчендә хастаханәгә 473 пациент китерелгән, шуларның 221е хастаханәгә озатылган, ә калган пациентларга медицина ярдәме кабул итү бүлмәсендә күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев