Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер ел эчендә тире патологияләре белән авыручылар саны кимегән

Түбән Кама тире-венерология диспансеры 2023 елга йомгак ясады.

Статистика белән КВДның баш табибы Александр Карпов таныштырды, дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау хезмәте.

Аның сүзләренчә, йогышлы тире патологияләре һәм җенси юл белән күчә торган авырулар саны 5,3 процентка кимегән. Узган ел дерматологларга Түбән Кама халкы 25 меңнән артык, венерологларга 19 меңнән артык мөрәҗәгать иткән. Беренче тапкыр КВДга 4,7 меңгә якын бала һәм яшүсмер, шулай ук сигез меңгә якын өлкән кеше мөрәҗәгать иткән.

Тиредә яңа шешләр барлыкка килгән 29 пациент тикшерелгән, онкологларга өч кеше җибәрелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев