Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 62 бала туган

Шуларның 14е — башка шәһәрнекеләр.

Узган атнада Түбән Камада 62 бала дөньяга килгән, шуларның 14е — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта Перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә — 477, ә перинаталь үзәк бүлмәсенә 80 мөрәҗәгать кабул ителгән. 559 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән, 308 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, ә стационар дәвалануда 264 яшь түбәнкамалы бар.

Хатын-кызлар консультациясендә меңнән артык йөкле хатын-кыз исәптә тора. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 14 сабый һәм 9 әни дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев