Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 59 сабый туган

Аларның егермесе — башка шәһрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 59 бала дөньяга килгән. Аларның егермесе — башка шәһрнекеләр, дип хәбәр итә район балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, хатын-кызлар консультациясендә 1,1 меңнән артык йөкле хатын-кыз исәптә тора. Ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 16 бала һәм тугыз әни дәвалана.

Моннан тыш, 29 апрельдән 5 майга кадәр бер атна эчендә балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә — 450, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә 72 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Шулай ук өч йөз бала ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә килгән, ә 352 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шул ук вакытта 217 пациент — стационар дәвалануда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев