Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 46 бала туган

Шуларның 17се — башка шәһәрнекеләр.

Узган атнада Түбән Камада 46 бала дөньяга килде, шуларның 17се — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә барлыгы 373 мөрәҗәгать кабул ителгән, 83 мөрәҗәгать перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә теркәлгән. 

416 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. 260 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 

Хатын-кызлар консультациясендә 1 133 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалануда 267 пациент бар.

Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 18 сабый һәм 11 әни дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев