Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 43 бала туган

Шуларның 16сы — башка шәһәрнекеләр.

Түбән Камада бер атна эчендә 43 бала дөньяга килгән, шуларның 16сы — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта «Перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсе» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә узган атнада 434 мөрәҗәгать кабул ителгән, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә 88 мөрәҗәгать теркәлгән.

638 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. 450 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кызлар консультациясендә 1 186 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалануда 298 пациент бар. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 12 бала һәм 8 әни дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев