Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 42 бала туган

Шуларның сигезе — башка шәһәрнекеләр.

Бер атна эчендә Түбән Камада 42 бала дөньяга килгән, шуларның 8е — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта перинаталь үзәкле республика балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә — 362, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә 73 мөрәҗәгать теркәлгән.

481 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән, 307 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кызлар консультациясендә 1 145 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационарда 272 пациент дәвалана. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 22 бала һәм 10 әни бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев