Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 42 бала туган

Шуларның 10ы — башка шәһәрнекеләр.

Узган атнада Түбән Камада 42 бала туган, шуларның 10ы — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта Перинаталь үзәге булган балалар госпиталенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә 367 мөрәҗәгать каблу ителгән, 74 мөрәҗәгать перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә теркәлгән. 456 бала ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә килгән, тагын 410 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 

Хатын-кызлар консультациясендә 1 232 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалануда 268 пациент бар. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә — 18 бала һәм 10 әни.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев