Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада 34 бала гаиләгә урнаштырылган

26 бала туганнары карамагына тапшырылган, 4 бала тәрбиягә алынган, 2 бала уллыкка алынган һәм 2 яшь түбәнкамалы үз гаиләсенә кайтарылган.

Ел башыннан Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре 34 баланы гаиләгә урнаштырган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«26 бала туганнары карамагына тапшырылган, 4 бала тәрбиягә алынган, 2 бала уллыкка алынган һәм 2 яшь түбәнкамалы үз гаиләсенә кайтарылган», — диде «эшлекле дүшәмбе«дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Наталья Шибаева.

Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны урнаштыру вакытын кыскарту һәм гаиләне опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре сайлап алу максатыннан баланы тәрбиягә алырга теләүче кандидатлар базасы алып барыла. «Бүгенге көндә 47 уллыкка алучы гаилә (35 пар, 12 ялгыз граждан) һәм 10 тәрбиягә алган ата-ана гаиләсе (3 пар, 7 ялгыз граждан) исәптә тора», — диде Наталья Шибаева.

Агымдагы елның 1 октябренә ата-ана назыннан мәхрүм калган 39 бала ачыкланган һәм исәпкә куелган. Узган ел белән чагыштырганда андый балалар саны 53 булган, бер ел элек — 51.

«Бу очракта да шатланыр өчен сәбәпләр бар. Туганнан соң калдырган сабыйлар саны кими бара. Димәк, гаиләне яклау гаранты буларак, дәүләткә ышаныч артты. Шуны белергә кирәк: баласыннан баш тартканнан соң да әнинең аны кире кайтару мөмкинлеге саклана. 2023 елда опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре ярдәме белән әниләрнең берсе баласын кире алды», — диде Наталья Шибаева.

Бүген ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлегендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 508 бала исәптә тора, шул исәптән: уллыкка алынганнар — 249 бала, туганнары тәрбиясендә — 196 бала, тәрбиягә алынган гаиләләрдә — 63 бала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев