Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама хастаханәсенә салкында өшегән 61 яшьлек ир-атны китергәннәр

Бу хакта Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада Түбән Каманың «ашыгыч ярдәм» бригадалары кешеләрне коткарырга 1328 тапкыр юлга чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән, инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә 11 пациент китерелгән, инсульт белән 19 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Пешеп яралаган 4 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 87 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Респиратор авыруларның симптомнарына табибларга 167 кеше зарланган.

Салкында өшегән 61 яшьлек ир-ат кабул итү-диагностика бүлегенә китерелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев