Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама укучылары әти-әниләре белән көн саен мәктәп территорияләрен кардан чистартуга чыга

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы сөйләде.

Түбән Камада мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре көн саен уку йортлары территорияләрен җыештыруга чыгалар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин сөйләде.

«Быел кыш карлы булды. Һәм бу бик әйбәт. Элек кыш карлы булса, җәй икмәк уңачак дип әйтәләр иде», — дип яза ул.

Гарифуллин сүзләренчә, мәктәп юллары һәм сукмаклар кар белән каплануга карамастан, түбәнкамалылар аларны чистартып тора. 

«Уртача алганда, тирә-юньне кардан чистарту бер сәгатьтән артык вакытны ала. Ә менә коллектив хезмәт күпме уңай эмоцияләр китерүен һәркем беләдер дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев