Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама — Кама Аланы маршруты буенча ике яңа автобус йөри башлады

Хәзер Түбән Кама — Кама Аланы маршруты буенча ике уңайлы автобус эшли башлады.

Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләрне салкын автобуслар турында сөйләгәннән соң тугыз ай узгач, яңа рейслар өстәлде.

Искәртеп узабыз, быелның мартында «Түбән Кама ПАТП» оешмасында Кама Аланы халкы проблемасын хәл итәргә вәгъдә бирделәр, әмма конкрет срокларны әйтә алмадылар.

Хәзер Түбән Кама — Кама Аланы маршруты буенча ике уңайлы автобус эшли башлады, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы администрациясе матбугат хезмәте. Аларның һәрберсе 45 урынга исәпләнгән. Маршрут буенча рейслар көн саен йөри һәм алар тугыз тукталыш аша уза:

Кама Аланы;
Поповка;
Шереметьевка;
Болгар;
Сухарево;
Каенлы торак пунктына борылыш;
Байданкино;
Борок;
Түбән Кама.

Кама Аланы автовокзалыннан беренче автобус — 5:30 сәгатьтә, ә соңгысы 17:40та китә. Түбән Камадан беренче автобус 7:30 сәгатьтә китә, соңгы рейс — 19:00дә. Юл бәясе — 105 сум.

Кама Аланында яшәүчеләр квитанцияләрдәге суммаларның зур булуына зарлана, дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев