Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама эшмәкәре Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкуарлары белән сөйләште.

Түбән Каманы очрашуда Түбән Кама муниципаль районының Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, сәүдә буенча комитет җитәкчесе Илнар Сираев тәкъдим итте. Бу хакта Түбән Кама кече һәм урта бизнес берлегенә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Эшмәкәр парклар һәм скверлар территориясендә кече һәм урта бизнес вәкилләренең эше турында сорау бирде. Эш шунда ки, берничә ел элек кабул ителгән Татарстан районнарында стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемаларында соңгы вакытта республикада пәйда булган парклар һәм скверлар кертелмәгән. Бүгенге көндә бу бизнесны чикли.

«Бу проблема Татарстанның барлык районнарына да кагыла, — дип билгеләде Илнар Рәшит улы. — Без моны Түбән Кама мисалында күрдек, анда НТО урнаштыру схемасы 2018 елда кабул ителде һәм шуннан бирле үзгәрмәде».

Теманы дәвам итеп, Илнар Сираев тагын бер проблемага кагылды. Гамәлдәге законнар нигезендә НТО урнаштыру схемасына бары тик сәүдә объектлары гына кертелергә мөмкин, ә хезмәт күрсәтү объектлары (прокат, мисал өчен) юк.

«Соңгы елларда Татарстанда йөзләгән җәмәгать пространстволары, парклар һәм скверлар булдырылган — бу бик шәп, чыннан да зур эш башкарылган. Әмма алга барырга, бу киңлекләргә тормыш биреп торырга кирәк», — диде эшкуар.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, 381 нче федераль законда үзгәрешләр кертергә кирәклеген билгеләп үтте. Җитәкчеләр якын арада ТР Президентына үз тәкъдимнәрен җиткерергә тиеш.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X