Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәмен билгеләп үттеләр

Кошлар килүенә багышланган бәйрәмне бу мәктәпкәчә учреждениедә ел саен үткәрәләр.

Кошлар килү — яз җитүнең тагын бер билгесе. «Карга боткасы» бәйрәме — татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәте. Аңа багышланган чара Түбән Каманың 49нчы балалар бакчасында уздырылды.

Гадәт буенча яшьләр йорттан йортка йөреп, ярма, йомырка, май җыйган. Аннары авыл халкы бергәләп ботка пешергән, бергә сыйланган.

Кошлар килүенә багышланган бәйрәмне бу мәктәпкәчә учреждениедә ел саен үткәрәләр. Шулай итеп балалар кечкенәдән үк татар халкының гореф-гадәтләрен белеп үсә.

«Гореф-гадәтнең нигезендә булачак уңышка юрау ята. Безнең балалар бу бәйрәмдә бик теләп катнашалар», — дип сөйләде 49 нчы балалар бакчасы мөдире Радина Хәйдәрова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев