Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама бала тудыру йортында бер атна эчендә 46 бала дөньяга килгән

Аларның җидесе — башка шәһәрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә бер атна эчендә 46 бала туган. Аларның җидесе — башка шәһәрнекеләр, дип хәбәр итә шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә барлыгы 67 мөрәҗәгать кабул ителгән. Хатын-кызлар консультациясендә 1 232 йөкле хатын-кыз исәптә тора, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 13 бала һәм җиде әни бар.

Үз чиратында, узган атнада шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 387 мөрәҗәгать килгән, шулай ук 419 бала ОРВИ диагнозы белән поликлиникага килгән, ә 377 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Стационарда 252 пациент дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев