Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама бакча ширкәтләрендә электр энергиясен сүндерү вакыты билгеле булды

Бу хакта «Түбән Кама районы бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе» рәисе Илһам Булатов хәбәр итте.

Түбән Каманың бакча ширкәтләрендә электр энергиясе 1 ноябрьгә кадәр биреләчәк.

Бу хакта НТР 24 телеканалына биргән интервьюсында «Түбән Кама районы бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе» рәисе Илһам Булатов хәбәр итте.

«Без әлегә 1 ноябрьгә кадәр электр энергиясен калдырабыз», — диде Булатов.

Кышкы чорда электр энергиясен бакчада ел әйләнәсе яшәүчеләрдә яки турыдан-туры «Челтәр компаниясе» белән килешү төзегәннәрдә генә калдырачаклар. Тиздән барлык бакчачылар да мондый килешүләрне төзи алачак. «Хәзер «Челтәр компаниясе» нең эчке линияләрен тапшыру эше бара. Бу программага керү өчен документлар тапшырылды. Әгәр эләксәк, бу зур эш булачак», — дип билгеләп үтте «Түбән Кама районы бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе» рәисе Илһам Булатов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев