Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тәртипкә китерәләр

Кушай авылы буасын яңартачаклар. Ул озак еллар кырларга су сибү өчен файдаланылган. Әмма күпмедер вакыттан соң гидротехник корылма ватылган.

Буа 1986 елда буылган. 33 ел дәвамында ул бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. 
– Эшлиселәр байтак: мәсәлән, су җибәрү корылмалары төзергә, ясалма сугару өчен дренаж системасын урнаштырырга кирәк, – дип аңлата «Татмелиоводхоз» идарәсенең сугару системасын файдалану буенча Түбән Кама участогы начальнигы Әгъзам Вәлиев. Буа төбен ләм басу да кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә аны даими рәвештә чистартып торырга, көзен суын бушатырга кирәк. Язын ул кырдагы кар суы белән тулачак. Әмма моны тәэмин итүче система да эшләми икән. Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләрен алып барачак оешма сайлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев