Туган як

Түрәлеген дәвам итмәкче

Янәшәңдәге кешенең кем булуын кайчак тиз генә аңлап булмый. Кешене белеп бетерү өчен, аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, дигән сүзләр хактыр, мөгаен. Бергә йөрисең, шаярасың-көләсең, бергә утырып ашыйсың, эчәсең... Әмма тиз генә белеп бетерермен димә!

Бәхетемә, эшләгән дәверемдә миңа бик күп яхшы остазлар да, коллегалар да очрап торды. Шулай ук тулай торактан башлап, аннан соң алыштырган фатирларда да гел яхшы күршеләр булды. Әле дә очрашып, күрешеп торабыз, бер-беребезне сагынабыз. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора, минемчә. Үзең нинди – сиңа караш та шундый була, диләр бит. 
Ә менә лаеклы ялга чыккач, кабат танышлар да, таныш булмаганнар да очрый. Алар белән дә аралаша башлыйсың. Алдарак, шуларның берсе белән булган вакыйганы бәян итмәкче булам сезгә. Фикерем белән уртаклашасым килә. 
Пенсия вакыты җитүгә, гаризамны язып, китеп барган кеше бит мин. «Кал беразга», дисәләр дә, 44 елдан артык гомуми стаж җиткән, дидем. Нигә инде минем урында эшләргә теләгәннәргә комачауларга. Яшьләргә юл бирергә кирәк. 
Ялда хәзер үзем өчен вакытым күбрәк. Сирәк кенә булса да, профилактик дәва да алабыз. Эшләгән урыныбызда гел онытып бетермиләр үзебезне. Биш елга бер мәртәбә булса да, миңа да юллама бирделәр. Кайчандыр баш киемен селкеп, ерактан гына исәнләшеп йөргән бер танышым белән туры килдек шифаханә бүлмәсендә. Кушылган вакытка, бергәләп дәва алырга йөри башладык.
Дәвалану арасында бераз буш вакыт та кала. Күршем миңа шундый чакларның берсендә: «Әйдә, мин сине бер-ике тапкыр «дурак» калдырыйм әле», – дип куйды. Карта уенын бик яратып бетермәсәм дә, бик кыстагач, ризалаштым бер көнне. 
Русларның  «Новичкам всегда везет», дигән мәгълүм мәкале бар бит. Нәкъ шулай килеп чыкты да, күбрәк миңа уңыш елмайды. Моңа бик нык көенгән күршем, уеннарның берсендә алдау юлына басты. Мин аны фаш иткәч, кызып ук китте, бәхәс купты. Алай гына да түгел, миңа: «Фәлән кешедән синең турыда фәлән нәрсә, төгәненнән төгән нәрсә ишеттем», – дип, хурлый ук башлады.
Ярый, медицина процедураларына вакыт җиткән икән, шунда таралыштык. Бераздан кабат бүлмәдә очраштык. Мин уен турында инде оныткан да идем. Гадәттәгечә: «Ничек, дәва алдыңмы?» – дип сораштырдым. Ә ул җавап бирмәде. Аптырагач, башка темага сөйли башладым. Анысына да, коры гына: «Бу мине кызыксындырмый», – дигән җавап белән чикләнде. «Туры әйткән – туганына ярамаган», дигәндәй, мин танышымның шактый гына эчкерле адәм икәнлегенә шунда гына төшендем. 
Икенче көнне ул миңа әллә нинди булмаган «пычраклар» ягарга теләп сүзне үзе башлады. Мин инде, эшнең кая таба барганлыгын чамалап, күп сөйләшмәскә тырышам. Ләкин, «Йәме? Йә!» генә булмый бит бер бүлмәдә яшәгәч. Теге вакытта алдаганын әйткәнгә ачуы кабарган, күршемнең. Ул моңа бик нык борчылган... 
Ярый әле җитди сәбәп килеп чыгып, мин ялымны алдан тәмамларга мәҗбүр булдым. Ә менә «күршемә» (эшләгән дәверендә түрә булса да), шуны җиткерәсем килә: лаеклы ялда «Мин начальник, ничек әйтсәм шулай булырга тиеш»не бераз киметергә кирәктер, бәлки?! Сез ничек уйлыйсыз?  
Васил КАМАЛОВ. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: