Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төрле чаралар уздырылды

Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге узды. Ул республикада милләтара бердәмлекне ныгыту максатыннан уздырыла. Шул нисбәттән Түбән Кама үзәк мәчете вәкилләре балалар йортында толерантлык дәресе үткәргәннәр.

Балалар исә кунаклар алдында «Интернетта куркынычсызлык» темасы буенча чыгыш ясаганнар. Рәйхан хәзрәт аларга аралашуда башкаларга карата һәрвакыт итагатьле, эшләрдә сак, яхшы кеше булу турында сөйләгән. Кәрим хәзрәт исә мәчет исеменнән балаларга күчтәнәчкә туңдырма алып килгән. Шул көнне бер гаилә балалар йортыннан кечкенә кызны тәрбиягә алырга килгән. Аны тәрбиячеләр генә түгел, олырак балалар да озатырга чыккан. Димәк, биредә толерантлык, сабырлык һәм ихтирамның нәрсә икәнен бик яхшы аңлыйлар.
Түбән Каманың 1 нче мәктәбендә исә «Алан» яшьләр үзәге террористлыкка каршы көрәшкә багышланган «Йөрәкләребездә Беслан фаҗигасе» акциясе уздырган. «Алан» җитәкчесе Ирина Кадцына 1-2 нче сыйныф укучыларына терроризмның нәрсә икәнен, шикле әйберләр күргәндә яки террористик акт вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаткан. Балалар укытучыны игътибар белән тыңлаганнар, шул ук вакытта әңгәмәдә актив катнашканнар. Соңрак 2 нче сыйныфтагылар тынычлык агачын яфраклар белән бизәгән. Әмма башта шул яфракларда барлык кешелек дөньясына теләкләрен язганнар. 1 нче сыйныф балалары исә сыйныф җитәкчеләре белән мәктәп ишегалдына чыгып, һавага шарлар очырганнар. Барысына да махсус белешмәлекләр таратылган. 
Аннары әңгәмә шул ук мәктәпнең 5-7 нче һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен уздырылган. Аларга 2004 елда Беслан шәһәрендә узган терроризм акты вакытында һәлак булганнар турында видеоролик күрсәтелгән. Террористлар кулыннан вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев