Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тәҗрибә туплап кайтканнар

«Үзеңне дөньяга ач» яңа социаль проект кысаларында «Рубаха» оешмасы әгъзалары Төркиянең Мармарис шәһәренә барып кайтканнар. Сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез ял итеп кенә калмаган, тәҗрибә дә җыйган.

Алты кеше бер атнаны Урта диңгез буендагы курортта уздырганнар: экскурсияләргә йөргәннәр, су коенганнар, тере крабларны тотып караганнар... Мармариста «нык ихтыярлы» кешеләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Арбада йөрүче Руслан Фәләхиевкә, мәсәлән, диңгезгә төшәр өчен махсус урын булуы ошаган.  
– Бөтен җирдә пандуслар урнаштырылган, арба белән йөрү бик уңайлы. Үземне әйбәт хис иттем, – дип уртаклаша ул тәэсирләре белән. 
Шәһәрдәшләребез Мармаристагы инвалидлар ассоциациясе әгъзалары белән дә очрашып, аралашканнар. Андагы тәҗрибәне Түбән Камада да кулланырга уйлыйлар. «Рубаха» оешмасы җитәкчесе Яна Анисимова исә ишарәләр теле халыкара тел булып исәпләнсә дә, «сөйләшүдә» бераз кыенлыклар тууы турында әйтте. 
Түбәнкамалылар әйтүенчә, сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төп киртә социаль тормыш белән бәйле. Димәк, тулы тормыш белән яшәр өчен, бу киртәне җимерү мөһим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев