Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тот рульне, тот туры...

Түбән Камада «Автоледи-2019» конкурсы узды. Үзләрен күрсәтергә барлыгы җиде хатын-кыз килде.

ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, гүзәл затлар руль артында игътибарлырак, шуңа күрә дә алар катнашында аварияләр азрак була. Тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күбесе юл кагыйдәләрен дә бик яхшы белә. Бәйгенең соңгы этабында хатын-кызлар автомобильдә йөреп күрсәтте. Гүзәл затлар машинаны тоялар, биремнәрне үтиләр, кайберләре бу конкурста инде элек тә катнашканнар икән.
Иң яхшы нәтиҗәләрне Ольга Воронцова күрсәтте – ул бер тапкыр да ялгышмады. Ольга шәһәребезнең данын республикакүләм ярышларда яклаячак. Икенче урынга – Рәсимә Гайнуллова, өченчегә Алия Хакимҗанова лаек булды. Өчесе дә автоинструктор булып хезмәт куя. Кубок һәм медальләрдән кала, аларга «акыллы» сәгатьләр, ике урынлы чатыр, машина йөртүче җыелмасы һ.б. тапшырылды. Шәһәребезнең сервис үзәкләренең берсе акчалата сертификат белән бүләкләнде. Иҗади конкурста җиңүче Айгөл Салиховага «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы үз бүләген әзерләгән: аптечка, янгын сүндергеч, «авария» билгеләре, трост кергән юл җыелмасы. 
Хөкемчеләр нәтиҗәләр чыгарган вакытта, ирләргә дә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Әйтергә кирәк, сынап карарга теләүчеләр аз табылды. Җиңүче Нияз Мөхәммәшинга исә футбол тубы бүләк иткәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев