Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ТОСЭРда ике предприятие эшли башлар дип көтелә

ТОСЭРга керер өчен тагын тугыз компания гариза язган, апрель аенда комиссия узачак.

Компанияләрнең берсе – «Айрон» предприятиесе тимер конструкцияләре, ә икенче юнәлеше буенча медицина маскалары җитештерә. Соңгысы буенча якын арада Кытай республикасыннан махсус җиһазлар кайтартылырга тиеш. Ә «Кэма» ябык җәмгыяте вентиляция җиһазлары өчен двигательләр җитештерәчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев хәбәр итте.

ТОСЭР тәкъдим иткән ташламалар ярдәме белән предприятиеләр уңышка ирешәчәк, дип исәпләнелә. Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен 150 миллион сум акча кирәк, нәтиҗәдә 150 кеше эш урыннары белән тәэмин ителәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев