Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тормышка әзерлекле булачаклар

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе Вязовка елгасы ярында «Аҗаган» республика хәрби-патриотик лагереның дүртенче сменасы ачылды. Беренче смена 2011 елда булган.

Бүгенге көндә биредә берәр атналык дүрт сменада 12-17 яшьлек 400 гә якын бала шөгыльләнә. Кызлар взводы дүрт ел элек кенә оешкан. 
Татарстанда хәзерге вакытта шундый 8 лагерь эшли, аларның эш юнәлешләре төрле. Түбән Камадагы палатка лагеренда балаларны тауга менү осталыгына өйрәтәләр. 
Биредә ашханә эшли. Палаткаларда ике яруслы караватлар куелган, душ бүлмәсе бар, шәхси гигиена таләпләрен үтәү өчен барлык шартлар тудырылган. Медицина пункты да эшли. Сүз уңаеннан, кызлар өчен дә, малайлар өчен дә таләпләр бер үк. 
«Безнең балалар кыю һәм тормышка әзерлекле булып үссен өчен барлык шартлар тудырылган. Лагерьда алган күнекмәләрнең һәркемгә кирәге чыгарга мөмкин, – дип билгеләп үтте Айдар Метшин. – Моннан тыш, алар яңа дуслар табалар, хәрби белем нигезләренә төшенәләр».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев