Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Торба диаметрына карап санаганнар

Кайчак чарасызлыктан күп нәрсәгә ирешеп була икән. Бер пенсионер бакчасын су белән тәэмин итү өчен шактый зур сумма күрсәтелгән түләү кәгазе килгәч, башта югалып калган. Пенсиясе аз, түләргә мөмкинлеге юк, димәк, бирешмәскә, хәлне ачыкларга, гаделлеккә ирешергә кирәк. Нәтиҗәдә булдырган: яңадан исәпләткән һәм мораль зыянны түләткән. Әмма моның өчен нык тырышырга туры килгән.

Түбәнкамалы бакча сезоны тәмамлангач, бакчасын чистартып, өен бикләп, шәһәргә кайтып киткән. Ә бер айдан аңа су өчен түләргә квитанция килгән. Бәясе исә гадәттәгедән берничә тапкыр артыграк. Шул саннарны «уйлап табучы» оешманың бусагасын ике ай таптап та, нәтиҗәсе булмагач, ир 2018 елның декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Эш шунда ки, 2014 елда кулланучы һәм оешма арасында су белән тәэмин итүгә килешү төзелгән. Кәгазьдә түләү шартлары тәфсилләп язылган. Һәм канун буенча, хезмәт күрсәтүче аларны үтәргә тиеш тә бит... Ике елдан оешма исәпләү шартларын үзгәртеп, су өчен ике тапкыр күбрәк түләтә башлаган. 2017 елда, тәмам азып, биш тапкыр арттырган! Кулланучы судка гариза язгач, түләү яңадан исәпләнеп, күләме кимегән. Ә 2018 елның августыннан оешма бакча мәйданын исәпкә алмыйча, су үткәргеч торбасының диаметрына нигезләнеп, саный башлаган. Бу, әлбәттә, алдан төзелгән килешү шартларын боза һәм, гомумән, бернинди кысаларга сыймый.
Түбән Кама территориаль органы бүлеге белгечләре кабат ярдәмгә килгән. Алар зыян күрүчегә, хезмәт күрсәтүче оешмага дәгъва язарга ярдәм иткәннәр. Шулай ук, тагын бер кәгазь Дәүләт торак инспекциясенә юлланган, чөнки ул коммуналь өлкәдә канун һәм норматив актлары үтәлешен, халыкка күрсәтелгән коммуналь хезмәтләре сыйфатын тикшереп торырга тиеш.
Нәтиҗәдә, оешмада кабат исәпләргә вәгъдә биргәннәр, әмма аннан соң да түләү суммасы әлләни кимемәгән. Пенсионерның моның кадәр акча түләргә мөмкинлеге юк, шуңа күрә чарасызлыктан, ул бу хәлнең очына чыгарга булган. Торак инспекциясе тарафыннан җибәрелгән хатта исә «оешмага кисәтү ясалган» дип язылса да, килешү шартлары үтәлмәгән. Алай гынамы, быел апрель аенда оешма ирдән акчаны түләтү өчен судка гариза тапшырган. Суд дәгъваны хуплаган. Түбән Кама территориаль органы бүлеге белгечләре түбәнкамалыга каршы килү дәгъвасын язарга ярдәм иткән, нәтиҗәдә, суд таләбен кире кайтарган. Ир шулай ук су белән тәэмин итү өчен түләүне кабат исәпләтү һәм мораль зыянны түләтү өчен гаризалар тапшырган. Белгечләр судта өченче зат буларак катнашкан.
Суд барышында кулланучының исәпләү җиһазлары куйдырмавы, димәк, түләү суммасы норматив буенча исәпләнергә тиешлеге ачыкланган. Килешү нигезендә, ул аларны куйдырырга, куйдырмаса, бакча мәйданы буенча мәгълүмат бирергә тиеш. Әмма оешма вәкиле әйтүенчә, килешү төзелгәндә, бакча кәгазьләре таләп ителмәгән, мәгълүмат ир сүзе нигездә теркәлгән. Әмма аны тикшермичә язуда кем гаепле? Янәсе, 2016 елда су сибү участогының мәйданы 200 квадрат метрдан 400 гә, 2017 елда 1000гә кадәр арткан. Шулай да, вәкил сумманың ничек исәпләнгәнен төгәл аңлата алмаган.
Озак сәгатьләр буе барган берничә суд утырышыннан соң, түбәнкамалы җиңгән, өстәвенә оешма аңа мораль зыян өчен акча да түләргә тиеш.
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук эш көннәрендә 36-
63-76, 36-63-85
номеры буенча шалтырата аласыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев