Туган як

Тәмамланган диярлек

Красный Ключ бистәсенә август аенда куллануга ике объект тапшырылачак.

Шуларның берсе – мәдәният йорты. Биредә тавыш яздыру студиясе һәм тавыш яздыру режиссеры кабинеты, 254 урынлык концерт залы  һ.б. инде әзер. Бина эчендә яңарту эшләре бара, шушы көннәрдә аның тышын тәртипкә китерәләр. Бер айдан яңа җиһазлар кайтартылачак. Тулысынча үзгәргән мәдәният йорты ишекләрен август ахырында ачар дип планлаштырыла. Ә менә Кама пляжының икенче өлеше август башында тапшырылачак. Эшләр инде тәмамланган диярлек. Шушы көннәрдә балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазлары китертеләчәк.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: